Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЯШЬЛӘР ПАРЛАМЕНТЫ ЯҢАРА

Саба муниципаль районы Советы каршында яшьләр парламенты яңа составта формалаштырылачак. Бу хакта Саба муниципаль районы Советының махсус карары бар.

Парламент яшьләргә закон чыгару эшчәнлеге өлкәсендә күнекмәләр үзләштерү, яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен көйләү максатында оештырыла. Аның әгъзалары районда эшләүче һәм яшәүче 18-30 яшьлек гражданнар булырга мөмкин. Һәр авыл җирлегеннән икедән дә ким булмаган кандидат катнаша ала. Яшьләр парламенты составына 24 кандидат кертеләчәк. Аларны сайлап алу 1 октябрьдән башлана һәм өч этаптан торачак: оештыру комитетына заявкалар бирү; кандидатларның дебатлары; “Саба яшьләре” онлайн-марафоны. Заявкалар 1 ноябрьгә кадәр https://forms.gle/QHM6gX9YDTvAevKz6 сылтамасы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев