ЯШЬЛӘРНЕ ТӘРБИЯЛӘГӘН ОЕШМА
ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ. КЕМ ГЕНӘ САГЫНЫП ИСКӘ АЛМЫЙ ИКӘН МӘҢГЕ КАЙТАРЫП БУЛМЫЙ ТОРГАН УЛ ЧОРНЫ. ОКТЯБРЯТ, АННАРЫ ПИОНЕР БУЛЫП ЙӨРҮЛӘР, ӨМӘЛӘРГӘ ЧЫГУЛАР, ТИМУРЧЫЛЫК ХӘРӘКӘТЕ – БАРЫСЫ ДА ИСТӘ.
Бик теләп булыша идек карт-карчыкларга. Үсә төшкәч, комсомолга керү, яшьләр оешмасында тору безнең өчен бик зур горурлык иде. Нинди генә эшләр йөкләнмәде безгә. Спорт чараларыннан тыш Саба урта мәктәбе шефлык иткән Карл Маркс исемендәге колхозның күп эшләрендә катнаша идек. Төрле концерт программаларын әзерләп укучылар, ата-аналар хозурына тапшырулар да онытылмый. Мәктәбебезнең комсомол оешмасын җитәкләгән лидерлар безнең өчен кул җитмәслек югары баскычта торды. Мин хәтерләгәндә аның җитәкчеләре Илсөяр Билалова, Ольга Князева, Борис Хафизов һәм Миләүшә Бариева булды. Комсомол оешмасы районыбызда гел макталып искә алына иде.
Ә районда комсомол эшенә кем беренчеләрдән булып нигез салган соң? Шушы сорауга җавап эзләп үзем дә тарихка күз салдым, эзләнүләр юлына кереп киттем. Тупланган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1908 елда туган, соңыннан Урта Азия якларында яшәгән Асыл Мөбарәкова, Мәйсүфә Әүхәдиева, Гайшә Вәлиуллина, Нурулла Хәлиуллин, Шәрәфи Сабитов Сабаның беренче комсомоллары булган. Оешманың беренче секретаре итеп китап-культтовар кибетендә сатучы булып та эшләгән Каюм Нәҗметдинов сайлана. Икенче секретарь вазифасын Әхмәт Ибраһимов алып бара. Сабадагы ВЛКСМ ячейкасында барлыгы 35 комсомол була. Ул вакыттагы актив комсомоллар да билгеле: Әхмәт Ибрагимов, Габдрахман Ярмиев, Александр Усачёв, Фёдор Степанов, Рабига Сафина, Халисә Хөсәенова, Нурислам Зиннуров, Хәкимҗан Галимҗанов, Юныс Зарипов. Җыелу урыны булып Шәкүр байның ике катлы өендәге уку бүлмәсе хезмәт иткән.
“Комсомол эшенә акча табу өчен берничә егет – Хәкимҗан Галимҗанов, Габдрахман Ярмиев, Юныс Зарипов Шәмәрдән станциясенә вагон, заготзернога ашлык бушатырга йөриләр иде. Алар эшләгән акча төрле чаралар үткәргәндә кирәк-яракка тотылды. Укытучы комсомоллар Федор Степанов, Александр Усачев халыкка ил алдында торган бурычларны, дөнья яңалыкларын яктыртып чыгыш ясыйлар иде. Күпчелек комсомоллар авылларга колхоз оештырырга булышу өчен йөрде. Барып колхоз төзеп кенә кайтасың, ә икенче килгәндә анда бер рәис кенә калган була. Төрле куркытуларны, янауларны күп ишетергә туры килде, хәтта Юныс Зариповны коега да салып калдырганнары булды”,– диеп искә ала ул елларны Каюм ага. Утызынчы елларда комсомол оешмасының ныклы нигезен булдыруда Килдебәктән Җиһан Хәбирова (1933 елда оештыру бүлеге мөдире) Гыйльми Гарипов, Олыяз укытучысы Рабига Сафина (пионерлар бүлеге мөдирләре), Касыйм Хәйруллин (1937-1941 елларда беренче секретарь) күп көч куя. Сугыш башлангач беренче секретарь булып Мәсхүдә Хәйруллина эшли. Илленче елларда район комсомол оешмасы башында Сөембикә Фәезова, Нурлы Хәбирова, Әхмәт Ногманов, Нуретдин Зиннәтуллин, Нәкый Әхмәтшин, Мөнир Каюмов, Тәскирә Вәлиева, 60нчы-70нче елларда Госман Гарипов, Нурислам Насыйбуллин, Зөфәр Шәйхетдинов, Земфира Вәлиева, Миңислам Ногманов һәм башкалар тора.
Мин газ оешмасында комсомол вожагы буларак, ВЛКСМның I секретаре Расих Сабиров (1976-1982 еллар) белән киңәшләшеп, белмәгәннәремне аннан өйрәнеп эшли идем. Ул чорда авылларда комсомол-яшьләр фермалары уңышлы эшләвен дәвам иттеләр. Яшьләрне авыл хуҗалыгында эшкә калдыру, кызыксындыру чаралары булдыру өстендә күп эшләнде, слётлар уздырылды. Мәктәпләрдә производство бригадалары булдыру өстендә күп көч куелды, ә 1981 елда Саба районында аның беренче слёты уздырылды. Һәр җитәкче дә яшьләрне тәрбияләүгә үзеннән зур өлешен кертте. Расих Хәсән улы хәзер дә эштә, ветераннар советын җитәкли. Үзенең тәҗрибәсен өлкәннәр белән бүлешә, алар мәнфәгатьләрен кайгырта. Комсомол лидерлары туплаган тәҗрибә аларны гомер буена озата барды, яңа үрләр яуларга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев