Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Яшел урак” җитә, техникагыз әзерме?

Кыр эшләре төгәлләнеп тә өлгерми, печәнгә төшәр вакыт та җитеп килә

   Кыр эшләре төгәлләнеп тә өлгерми, печәнгә төшәр вакыт та җитеп  килә. “Яшел  урак”ка техника бүгеннән әзер  булырга тиеш. 2-3 июньдэ  район хуҗалыкларында 2022-2023 еллар кышлату чоры өчен терлек азыгы туплау эшендә катнашачак техниканың әзерлеген ачыклау максатыннан махсус комиссия тикшерү үткәрде. Комиссия  составында ТР Министрлар  Кабинеты  каршындагы баш ветеринария  идарәсе начальнигы А.Г.Хисаметдинов (комиссия рәисе),    Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек   министрлыгының  сөт һәм ит җитештерү секторы  киңәшчесе  А.Г.Хәбибуллин, инженер-техник тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән  белгече  И.Ф. Шәрәфиев, районнан авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе башлыгы  Гафур Хәсәншин, җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов, бүлек  консультантлары  Ренат Нигъмәтҗанов,  Илшат Нурмиев кертелгән иде.  Тикшерү “Мөхәммәтшин”, “Әхмәтов”  крестьян-фермер хуҗалыкларында, “Юлбат”, “Курсабаш”, “Нырты”, Игенче”, Симет”, Саба” җәмгыятьләрендә үткәрелде һәм баллар техника паркының  әзерлеге,  азык җитештерү,  хезмәтне  саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең ,  хезмәткә түләү шартларының үтәлешеннән  чыгып (барысы  31 пункт)  куелды. Максималь 100 баллны “Игенче”  хуҗалыгы  җыйды һәм аңа 1нче  урын бирелде. Икенче  урында – “Симет” җәмгыяте (98 балл), 3нче  урында “Әхмәтов Р.Г” хуҗалыгы (97 балл).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев