Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Яшьлек" профиль сменасының тәмамланды

18 нче июльдән 4 нче августка кадәр «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеренда «Яшьлек» профильле сменасы узды, анда барлыгы Саба муниципаль районының 85 баласы ял итте.

18 көн дәвамында егетләр һәм кызлар волейбол,өстәл теннисы, җиңел атлетика, футбол, мини-футбол, шахмат һәм шашка кебек спорт төрләре белән шөгыльләнделәр.

Яшь спортчылар өчен спортның барлык төрләре буенча турнирлар, саф һавада уеннар, патриотик фильмнар күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләре, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, дуслык, аралашу культурасы турында әңгәмәләр үткәрелде.

Шулай ук балалар КВН, тематик квест-уеннар, мастер-класслар һәм дискотека кебек кичке чараларда үзләренең талантларын күрсәтә алдылар.

Бу 18 көн эчендә 85 бала һәм яшүсмер җәйге сәламәтләндерү ялларын файдалы итеп үткәрделәр.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев