Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Язгы каникуллар!" дип исемләнгән операция старт алды

Чара 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Киләсе  дүшәмбедән мәктәп  укучыларының    язгы  каникуллары  башлана. Шушы  уңайдан  бүгеннән  Татарстан Республикасында "Язгы каникуллар!" дип исемләнгән операция старт алды. Чара 31 мартка  кадәр дәвам итәчәк.

Исеменнән үк күренгәнчә, аның барышында балаларныэ юлда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар биреләчәк. 2021 елның 2 аенда республикада балалар катнашында 61 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 бала һәлак булды, 63 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Мисалга, 24 гыйнварда Тукай районында Дэу Нексия  автомобилен   йөртүче хәрәкәт  иминлеген  тәэмин итәрдәй тизлек  сайламыйча  каршы  полосага  чыга һәм “Лада Гранта”га бәрелә.  Нәтиҗәдә  авариядә гаепле булмаган машинадагы 4 айлык  бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлә. Сабый анасының  кулында була. Юл хәрәкәте  кагыйдәләренең 22.9нчы пункты нигезендә балалар алгы  утыргычта  – 12,  арткы салонда 7 яшькә кадәр үзенең  яшенә  туры  килгән   махсус  жайланмага беркетелгән  булырга әтиеш.   Бу таләпне  һәркем дә үтәми. Республиканың ЮХИДИ инспекторлары 2020 елда балаларны махсус  утыргычларда  йөртмәүнең 12 меңнән арты  очрагын ачыкладылар.

 Татарстан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Бу аеруча каникуллар чорында мөһим, чөнки балалар күп вакытларын урамда, еш кына өлкәннәр озатуыннан башка уздыралар. Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аеруча тизлек режимын төгәл үтәргә, ә уку йортлары, транспорт тукталышлары, сәүдә-күңел ачу комплекслары яныннан узганда бик сак булырга тиешләр. Чөнки юлга кинәт кенә балалар йөгереп чыгарга мөмкиннәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев