Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Язгы РДШ мәктәбе – 2018» исеме астында үткән балалар хәрәкәте сменасындагы уңышлар

Агымдагы елның 23-27 март көннәрендә “Костер” балаларны сәламәтләндерү үзәге базасында, балалар оешмалары активистлары арасында “Язгы РДШ мәктәбе - 2018” профиль сменасы булып узды.

Әлеге сменада  Саба муниципаль районыннан, “Иң шәп әйдаман– 2018” республикакүләм конкурсының муниципаль туры  җиңүчесе, Шәмәрдән лицее укучысы, Район балалар Думасы вице-спикеры Гараева Камила катнашты.

Нәтиҗәдә, Шәмәрдән лицееның “Дулкын” балалар оешмасы активисты, Гараева Камила “Иң шәп әйдаман– 2018” республикакүләм конкурсының “Иң мөлаем әйдаман” номинациясендә җиңүче булып танылды һәм шулай ук смена кысаларында уздырылган “Минем инициативам – 2018” республикакүләм проектлар конкурсының  финал этабына узып,  «Минем авылым, минем шәһәрем, минем илем» номинациясендә “Бөек Ватан сугышы чоры балалары хакында” проекты белән 1 урынны яулады.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев