Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язлы Арташ авылында кичке уен узды

Һәр илдә, һәр милләтнең үз үзенчәлекле традицияләре һәм бәйрәмнәре бар, алар милләтне  үзенчә уникаль итә.

Аларның күбесе әле борынгы заманнарда ук туган, әмма  дөнья искиткеч тизлек белән заманчалаша,үзгәрә, һәм бүген без алар турында берни дә белмибез диярлек.
Ничек яшьләр элекке заманнарда кичке утыруларга җыелган  күңелләрен ничек ача белгән. Яшьлегебезне, искә алу, милләтебезнең,халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, мәдәният бүлеге проектын тормышка ашыру максатыннан, Язлы Арташ авылының өлкән, урта һәм үсеп килүче буын вәкилләре 7 августта «Кичке уен» бәйрәменә җыелды.
Әлбәттә, уеннардан башка нинди кичке уеннар булсын! "Наза", "Йөзек салыш", "Гөлбану", "Бармаклы", "Тычкан мәче", 8ле биюе"," 5парлы " тамашачыларга үзләрен кичке уеннын бер өлеше итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. Шулай ук туган табигать, Туган ил турында авылдашыбыз Динараның шигырьләре кичәгә яхшы кәеф өстәде. Рәхимҗан абыйның гармун моңнары һичшиксез, кичәнең бизәге булды.  Бәйрәмнең төп өлеше тальянның тере тавышы астында үтте.  Барлык тамашачылар белән кумәк бию, чәй эчү бәйрәмнең матур тәмамлануы  авылдашларнын кичке уеннарга сусаганын курсәтте.  Өлкән яшьтәге кешеләрнең яшь чакларына бераз гына булса да кайтып, ул чорның атмосферасына чумуына ничек сөенүләре күренә иде. 
Тамашачылар фикере: “һичшиксез бәйрәм уңышлы узды, барысы да канәгать калды. Оештыручыларга, мәдәният бүлеге проекты идеясе өчен һәм бәйрәм кунакларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Кичке уенны бәрәңге уңышын  җыйганнан соң, һичшиксез, яшьлекне искә алырга  кабат җыелырга карар кылдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев