Саба таңнары

Язнур да, Нияз да – беренче

Тренерлары Илдар Ермолаев шәкертләре һәр ярыштан җиңүчеләр, йә призерлар булып кайта

Реклама

Бүген Мамадыш районының Түбән Ушма авылында "Сабантуй" журналы призларына узучы көрәш буенча чираттагы Татарстан беренчелеге тәмамланды. Келәмдә Саба районы егетләре матур  алымнар   күрсәтте. 2005-2006  елгылар  арасында Сатыштан  Язнур Гарипов – 80,  Саба  Нияз  Хәлиуллин 55  килограммга  кадәрге   үлчәү категорияләрендә җиңү  яуладылар  (тренерлары  Илдар Ермолаев). 2007-2008  елгылар  арасында Хәлил Латыйпов – 60, Артем Варламов – 75  килограммга  кадәр үлчәүдә – 2нче, Динияр Хәсбиев (50 кг.) 3нче  урыннарны  алдылар. Ярышларда җиңү яулаган көрәшчеләр Россия беренчелегендә  Татарстан данын якларга тиеш булачак

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: