Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЯЗНЫҢ ҮЗЕ  КЕБЕК ГҮЗӘЛСЕЗ! 

Язның гүзәл бәйрәме – 8 Март якынлашкан көннәрдә Сабадан Манзума Хуҗина һәм Лесхоздан Рабига Хөснуллина үзләренең 95 яшьлек, Шәмәрдәннән Рәшидә Баһманова 90 яшьлек олуг юбилейларын каршыладылар. Әлеге уңайдан юбилярларга башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. 


Манзума Хуҗина Байлар Сабасы авылында алты балалы ишле гаиләдә туып үсә. Мәктәптә 10 класс белем алгач, 1942 елда Халык судында сәркатип булып хезмәт юлын башлый. Сигез ел район комитетына, аннан озак еллар район мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшләп, лаек лы ялга ки тә. Манзума апа әйтүенчә, аңа хезмәт дәверендә сигез мәгариф бүлеге начальнигы белән эшләргә туры килә. Тормыш иптәше Әбүбәкер белән 30 ел бәхетле гомер кичерәләр. 
Рәшидә Баһманова Кызыл Мишә авылын да туып-үсеп, хезмәт биографиясе 14 яшен нән колхозда эшләүдән башлана. Аннан Шәмәрдәннең хәзерләүләр базасында эш ли. 1971 елдан ашлык кабул итү пунк тын а эшкә кереп, 1990 елга кадәр, ягъни лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Барлыгы 40 ел хезмәт стажы бар. 1951 елда гаилә корып, ире белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Биш оныгы, ун оныкчыгы бар. Бүгенге көндә Рәшидә Баһманова кызы тәрбиясендә гомер кичерә. 
Рабига Хөснуллина Кукмара районы Сәрдәүч авылында туып үсә. «Бик авыр елларны күрергә, михнәтләр кичерергә туры килде. 16 яшемнән тракторга утырдым. Көндез мин, төнлә икенче абый эшли. Тракторда бик яратып эшләдем, җир сукаладык, урак урдык, колхозда нинди эш бар, барын да башкардык. 1946 елда Лесхозга килеп, урманда агач кисүдә эшләдем. Ирем сугыштан саусызланып кайткан иде, шуңа бер дә эшсез тормадым, - дип искә ала Рабига апа. 1958 елдан алып лаеклы ялга киткәнче хат ташучы булып эшли. Ире Йосыф белән кызлары Газизәне тәрбияләп үстерәләр. Бүген Рабига апа 2 оныгы, алты оныкчыгына куанып, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Бәйрәме уңаеннан аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 75ел» юбилей медале дә тапшырылды. 
Юбилярларны социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, алар яшәгән җирлек башлыклары, элекке хезмәт урыннарыннан вәкилләр тәбрикләделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев