Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Язык - живая душа народа» дип исемләнгән ачык фольклор фестивале

Халык фольклоры - ничек яхшы, ул исән! Исән генә түгел, безнең янәшәбездә, туган авылыбыз Ике басу Арташта яши. Ике басу Арташ мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе территориясендә «Язык - живая душа народа» дип исемләнгән ачык фольклор фестивале булып узды. Дәртле, күңелле, халыкчан, шат күңелле, рухландыргыч - барлык бу эпитетлар фестиваль барышында кулланылды.

Бәйрәмдә Теләче районы Әбде авыл мәдәният йортының "Задоринки" фольклор коллективы, Иштуган авыл мәдәният йортының "Тюрагай" удмурт халык фольклор коллективы, Ике басу Арташ мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сәйлән бөртекләре" балалар фольклор коллективы, "Хәзинә" хореография коллективы, "Җидегән чишмә" өлкәннәр фольклор коллективы катнашты. Бәйрәм авыл мәдәният йорты янында узды, һава торышы артистларны һәм тамашачыларны да бәхетле итте, бер-бер артлы коллективлар рус, удмурт, татар халыкларының җырларын тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучыларның барысына да рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев