Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җылы караш һәм игътибар – өлкәннәргә зур бүләк

Ел саен беренче октябрьдә илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан без Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йортында булдык. Аларның көнкүреше, яшәү рәвеше бе­лән таныштык.

 Хәзерге көндә интернатта ремонт бара. Эшне ел ахырына тәмамларга  планлаштыралар. Кайбер блокларда ремонт инде төгәлләнгән. Мунча, хамам һәм юыну бүлмәләре булдырылып, җиһазлар яңар­тылган.

“Картлар йортында бөтен мөмкинлекләр дә тудырыла. Әлегә ремонт бару  кайбер  уңайсызлыклар тудыра. Әмма без булган кадәр җай­лаштырабыз, биредә тәрбия­ләнүчеләр өчен экскурсияләр оештырабыз. Күптән түгел 18 кешене зоопаркка алып бардык. Кремльне дә күрделәр. Гомумән әйткәндә, бик ошаттылар. Өлкән кешенең күңеле булсын өчен, әллә ни күп кирәкми. Җылы караш һәм игътибар – алар өчен иң зур бүләк”,– ди интернат директоры Рөстәм Равилин.

Чыннан да эшли алган кешегә биредә шөгыльләр бихисап. Территориядә теплица  бар, яшелчәләр үстерәләр. Әлеге эшләрдә хезмәткәрләр белән беррәттән, биредә тәрбияләнүчеләр дә катнаша. Үзләренең умарталары да бар. Анда Азат абый Талипов тырыша-тырыша бал кортлары тота.

“Быел елы корырак булды. Яз көне суык булу сәбәпле, юкә чәчәк атмады. Шуңа күрә кортлар төрле чәчәктән бал җыеп, үзләренә кыш чыгарлык запас тупладылар. Мин үзем Тәкәнеш районыннан. Абыем да умартачы булды. Мин аңа ярдәм итә идем. Бирегә 2018 елда килдем, 2019 елда умарта карый башладым”,– ди ул. Умартачылыктан тыш Азат абыйның кул астында 50гә якын куян бар. “Аларны үз балаң кебек тәрбияләргә кирәк. Балаларын  20 көн  күзәтергә, тотарга ярамый. Аннан соң гына кулга ияләштерергә була”, –дип сөйли Азат абый.

Чираттагы әңгәмәдәшебез Дания апа Солтанова 1942 елда Олы Шыңар авылында туып үскән. Кызганычка каршы, 2 баласы кечкенә вакытта ук кызамыктан вафат булганнар. Моннан 3 ел элек Дания апа ирсез дә кала.

“Шуннан соң бирегә яшәргә килдем. Туган як сагындыра. Тик монда яшәү начар дип әйтмәс идем. Аллага шөкер, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Тик яткан юк. Кул эшләре белән дә шөгыльләнәм. Төрле конкурсларда да катнашам, җырлыйм да, шигырь дә сөйлим”,– ди Дания апа.

Сүз остасы булганлыктан, мәдәният йорты хезмәткәрләре дә аны еш чакыра икән. Дания апа әйтүенчә, җырга-моңга сә­ләте аңа  әтисеннән күчкән. Ул да моңлы итеп җырлый торган була.

“Планнарыбыз бик зурдан. Киләчәктә интернат тер­­ри­то­риясендә гаилә парлары өчен шәхси йортлар тө­зергә планлаштырабыз. Җи­­тәкчелеккә, район башлыгы Рәис Миңнехановка бик зур рәхмәт. Һәрдаим безгә булышып торалар”,– ди Рөстәм Равилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев