Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәйнең яме - җиләктә

Табигатьтә – җәй. Ямьле җәйне җиләктән башка күз алдына да китереп булмый. Урман аланнарында каен җиләге, тау итәкләрендә җир җиләкләре кызарышып пешкән мәлләр. Ел буе өстәлеңдә витаминлы ризык булсын өчен иренмәскә генә кирәк. Җиләк җыю бик нәзакәтле эш, җиләкчеләр әйтүенчә, быел ул урыны урыны белән бик уңган. Җәйнең әлеге татлы нигъмәтен җыярга яратучылар белән сөйләштек.

Ләйсән Гыйльметдинова, район үзәк хастаханәсе  шәфкать туташы:

  Җиләкле җәйнең  бөтен ләззәтен татып калырга тырышам. Башта каен җиләгенә йөрдем. Инде җир җиләге кызарып пеште. Быел җиләк бик күп, эре, җыярга  Орымширмә авылы тау итәгенә йөрим. Көненә икешәр тапкыр барып, чиләк-чиләк җиләк җыеп алып кайттым. Мин 4 көнгә бер эшләгәнлектән, җиләккә йөрергә уңайлы. Көн саен барып килмәсәм, күңелем тыныч түгел. Җаныма нидер җитмәгән кебек. Җыйганда ук чемләп җыям, өйгә эше кайтмый. Җиләктән төрле нигъмәтләр ясап өлгердем: кайнатма ясадым, компот яптым, витаминлы килеш шикәр комы белән бутап кына  да куйдым. Җәйге хәзинәләр тупларга иренмәскә генә кирәк. Мин җиләк сезоны беткәнче бу татлы нигъмәттән аерыла алмыйм.

Гүзәл Шәрифуллина,бухгалтер:

  Мин – урман кызы. Дусларым мине  яратып  «урман бете» дип тә шаярталар. Урманның нәкъ менә каен җиләге өлгергән вакытын яратам.   Җиләк белән сыйланырга дип түгел,   табигатькә, матурлыкка хозурланып еш кына берүзем йөрим. Чиләгем тулганчы бер җиләк тә авыз итмим. Быел ирем белән 1,5 сәгать эчендә 5 литр каен җиләге  җыеп алдык. Үзебезнең Лесхоз урманнары бик бай, җиләкле аланнары бик күп. Җиләкләрдән кайнатма ясамыйм, шикәр комы белән изеп, туңдыргычта гына сак­лыйм.

Ләйсән Кәримова, Олы Кибәче урта мәктәбе укытучысы (фотода):

 Бу арада  өйдәге җиләкләрне җый­нап урнаштыру белән мәшгуль булдык. Өйдә үскән каен җиләгенең, викториянең уңышы мул булды. Инде кура өлгерде. Бик яхшы сортлы кура,  ботаклары җиләкләрдән  сыгылып тора. Көн саен 3-5 литр җыеп торабыз. Инде болын җиләкләренә керешергә исәплибез.  Кече Кибәче белән Туктамыш авылларын аерып торган елгада җир  җиләге күп үсә. Анда хәтта ак җир җиләге дә бар! Беренче тапкыр мин ак җир җиләген шунда күрдем. Аның тәме дә икенче,  үзе эре,  бик баллы. Ул аерым бер урында гына үсә. Җәй көне иренмәсәң, ел буе хәзинәдән өзелмисең. Җәй нигъмәтләре һәр­кемгә җитәрлек, рәхәтләнеп кадерен белеп калыйк!

 

Фәридә Вилданова сораштырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев