Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЙӨГЕРДЕКМЕ? ЙӨГЕРДЕК!

Узган шимбәдә Сабинка елгасы яр буенда «Милләтләр кроссы – 2019» чарасы үтеп, анда физик культура һәм спортны яратучылар, гомумән, сәламәт тормыш алып баручылар үзләрен җитезлектә сынадылар. Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Бөтендөнья йөгерү көненә кушылучыларга зур рәхмәтен белдерде.

Иң элек стартка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр  басты. I-IV, V-VIII, IX-XI сыйныфлардан соң хатын-кызлар һәм ир-атлар барысы  да бергә йөгерделәр.  Аннан старт 89 җитәкчегә бирелде. «Милләтләр кроссы – 2019» ярышында район буенча барлыгы 5347 кеше катнашты.

«Хәрәкәттә, спортта  булган кеше гел кәеф күтәренкелегендә була дип уйлыйм. Халыкның  массалы төстә  җыелуы ул  бердәмлеккә китерә дигән сүз. Бүгенге кебек төрле өлкәләрдә эшләгән кешеләр җыелып  берләшүе тормышка   дәрт-рух өсти, энергетика бирә. Мин үзем кышын да, җәен дә велосипедта йөрим, миңа шушы төр якын.  Даими булмаса да, кичләрен йөгерергә дә чыгам. Ярышларга спортчы түгел, физкультурачы буларак  катнашам», – ди Динар Ногманов.  V-VIII сыйныфлар арасында  1 урынны Саба гимназиясенең 8 сыйныф укучысы  Сөмбелә Биктаһирова яулады. «Спортны бик яратам. Җәен һәркөнне йөгерәм, кыш буе чаңгыда йөрим. Бигрәк тә ерак дистанциягә йөгерү ошый. Районда узган спорт чараларының һәрберсендә катнашам.Чаңгы түгәрәгенә йөрим», – ди беренчелекне  алган Сөмбелә.

Җитәкче ир-атлар арасында беренче урынны Азат Гатиятуллин, хатын-кызлар арасында  Гөлчәчәк Хуҗина алды.  Гомуми стартта  Руслан Миннегулов, хатын-кызлар арасында Сиринә Кәбирова  алдынгылыкны яулады. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев