Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөрәк белән күрәләр

Сукырлар оешмасында отчет-сайлау конференциясе узды.

undefined

Рәсемдә аккүл Бигәнәй авылыннан килгән Әхмәтгалим абый миннегалиев күрмәүчеләр өчен бирелүче техник тернәкләндерү җайланмасын алу тәртипләре белән кызыксынды.

Әйләнә-тирәбездәге мәгълү­мат­ның 80 процентын без күзләр аша алабыз икән. Шуңа да дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булган кешеләрнең нинди халәт кичергәннәрен чамалавы кыен түгел. Әмма күрү сәләтен югалтканнарны дөнья рәхәтлекләрен тоймыйча, матур төсләрне күрмичә яшиләр дип кызганырга ашыйкмыйк. Алар да тормышка үзләренчә ярак­­лаша, кайчагында без -“күзле” булып та күрми калган матур­лыкны сизә, тоя, яши, иҗат итә белә... Бөтенроссия сукыр­лар­ җәмгыятенең Са­ба җирле оешмасы да дистә еллар дә­вамында әнә шул күз буенча сәламәт булмаганнарны үз канаты астына алып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Оешма рәисе Рәмзия Галимова конференция бары­шында башкарылганнар турында хисап тотканда мәрхәмәт, шәф­кать, кайгырту ди­гән төшенчәләрне еш телгә алды, күзләре күрмәүчеләрнең ни­ка­дәр яклауга, игътибарга мохтаҗ икән­лекләрен йөрәге аша уздырып сөйләде. Ин­ва­лидларның хокукларын яклау, җәмгыяви активлыкларын үс­терү, матди-көнкүреш их­ти­яҗларын канә­гать­ләндерүне – хө­кү­мә­тебез дә үз җавап­лы­лыгыннан төшерми. Хәзер күрмәүчеләр өчен «Уңайлы мохит» программасы кы­саларында төрле уңай­лылыклар тудырыла, тернәкләндерү курслары оештырыла. Саба, Теләче, Кукмара районы инвалидларын бер­ләштерүче җирле оеш­мада бүгенге көн­дә 336 кеше хисапта тора. Ялгыз яшәүче олы яшьтәге инвалидларга халыкны социаль яклау бүлекләре белгечләре тарафыннан да төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Оешма җитәкчесе күрмәүче һәм начар күрүче ин­валидларның Шәмәр­дән һәм Кукмараның тер­нәкләндерү үзәк­лә­рендә сәламәт­лек­лә­рен ныгытулары, шулай ук алар белән оештырылган күпсанлы спорт һәм мәдәни чаралар турында сөйләп үтте, “Ак таякчыклар” көне уңаеннан, инвалидлар декадасында үткә­релгәннәре дә игътибарсыз калмады. Соңгы ике ел эчендә тагын бер күңелле яңа­лык - Түбән Кама медицина көл­лияте базасында күз буенча инвалидларны массажист­ка укыту мөмкинлеге булдырылган. ”Бүгенге көндә иң борчыганы - финанс мәсьә­ләсе. Төрле чаралар уз­дыр­ганда акча сорап оешмаларга, шәх­си эшмәкәрләргә мөрә­җә­гать итәргә туры килә. Спорт ярышларында җиңүчеләрне, юбилярларны да котлап үтәсе килә бит. Оешманың банкта сче­ты булмау сәбәпле, без­гә акча күчерә алмыйлар, шунысы гына бераз кыенлык­лар тудыра”,- диде оешма җи­тәкчесе. Чыгышы ахырында ул һәрвакыт гозерләренә колак салган һәм төрле яклап ярдәм күрсәткән Са­ба районы хакимияте җитәкчелегенә рәх­­­мәтен белдерде. Отчет-сайлау кон­­ференциясендә "Бө­тен­­рос­сия Сукырлар җәмгыяте"нең Татарстан төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин, район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов катнаштылар, район социаль, пенсия фонды, социаль иминиятләштерү бү­лекләре җитәк­че­лә­ре, район үзәк хас­таханәсе вәкиле дә делегатларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Фикер алышулардан соң, оешма эшчәнлеге бердәм тавыштан ка­нә­гатьләнерлек дип табылды һәм җитәкчесе итеп кабаттан Рәмзия Галимова билгеләнде.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев