Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг

8 май көнне Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг уткәрелде.

Әлеге чарага авылыбызның  тыл һәм хезмәт ветераннары чакырылды. Җирлек башлыгы Ахмадуллин И.Р,  Саба муниципаль районы МПП ЖКХ начальнигы Хабибуллин И.Г.,  урта мәктәп директоры Гарифуллин Р., ветераннарны бәйрәм белән котладылар, ихлас теләкләрен теләделәр. Мәктәп укучылары катнашында башкарылган, сугышчан теманы уз эченә алган җыр һәм шигырьләр ветераннарны кабат сугыш елларына алып кайтты, хатирәләрен яңартты.  Митинг сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алып бер минут тынлык һәм обелискка венок салу белән тәмамланды.  Митингтан соң ветераннар, килгән кунаклар мәдәният йортында әзерләнгән чәй табынына чакырылды. Алар хөрмәтенә “Ромашка” ясле –бакчасы коллективы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә әзерләнгән бәйрәм конөерты куелды. Ветераннар чәй табыны артында кабат  үзләренең авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев