Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат йортында “Кыш бабайның туган көне” чарасы

18 ноябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Гөлнара Райхановна “Кыш бабайның туган көне” исемле чара үткәрде. Чарада  5 укучы катнашты. Чарага түбәндәге максатлар һәм бурычлар куелды:

  • Балаларда күңел күтәренкелеге тудыру,
  • Кыш бабай турындагы белемнәрен арттыру,
  • Коллективта бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү,
  • Активлык, игътибарлылык аша балаларда кызыксыну тәрбияләү.

 

undefined

Һәр елның 18 ноябрь көнендә Бөек Устюг шәһәрендә Кыш бабай узенең туган көнен билгеләп үтә. Бу чарага безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар да кушылды. Иң элек алар Кыш бабайның кайда яшәве, туган көнен ничек үткәрүе белән кызыксындылар. Тәрбияче әзерләгән табышмакларга, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан бик теләп җитезлеккә, өлгерлеккә багышланган уеннар уйнадылар.

Чараның иң мавыктыргыч өлеше булып, Кыш бабайга үзләренең теләк-тәкъдимнәрен открыткага язу булды. Чара бик күңелле һәм тәрбияви узды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев