Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “Җәй, кояш һәм могҗизалар...” дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы

14 июнь көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар берлектә асфальтта рәсем ясау конкурсы уткәрде. Конкурста 10 бала катнашты.

 Гадәти булмаган алымнар куллану күп, ләкин без шуның  иң гади алымын – акбур белән асфальтка рәсем ясауны кулландык.

  Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ә бала, үзен чолгап алган предметларны һәм әйләнә - тирәне яссылыкта сүрәтләп,  предметның формасын билгеләргә өйрәнә. Нәтиҗәдә аның күзаллавы үсә, сенсорик тәҗрибәсе байый. Ул үзе ясаган рәсемнәргә карап шатлана, иҗат итәргә өйрәнә.

  Асфальтта рәсем ясау – саф һавада уеннар вакытында үткәрелә торган мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе. Балалар асфальтка чәчәкләр, күбәләкләр, болытлар, геометрик фигуралар ясадылар, һәр баланың үз кояшы балкыды.

   Конкурс ахырында һәр бала зур кызыксыну белән тылсымлы акбурлар ярдәмендә ясалган рәсемнәрне күзәттеләр. Балалар бик тырышып үзләренең рәсемнәрен буяганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев