Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында “Бердәмлектә -безнең көч!” дип исемләнгән мавыктыргыч чара.

4 ноябрь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. “Бердәмлектә -безнең көч!” дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрде.

Максат:
1.    Туган ил турындагы белемнәрен тирәнәйтү, камилләштерү;
2.    Патриотик тәрбия бирү;
3.    Туган якка, үз илеңә карата ярата хисе тәрбияләү.
    “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек–электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне ул.  Бу көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без – илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.
2 – 4 ноябрь көннәрендә безнең балалар йортында “Әйдәгез,  дус яшик!”  дигән акция үткәрелде. Бу чара балаларны түгәрәккә туплау һәм символлар белән таныштырудан башланып китте. Балалар шаблоннар буенча кисеп, буяп плакатка ябыштырдылар. Үз куллары белән матур рәсемнәр ясадылар. Россиянең символы булган әламнәр белән фотога төшү, үзләре ясаган плакатны стенага урнаштырубалалар күңелендә тирән эз калдырды.

Фото: автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев