Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Туган көн» бәйрәме

2019 нче елның 17 нчы апрель көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Туган көн» бәйрәме үткәрде.

Беренче чиратта без тәрбиячеләр Шаров Сергейны 18 яшьлек юбилее белән котладык, бүләкләр, открыткалар бүләк иттек. Тантаналы мизгелдән соң, балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды. Балалар “ Ак калач” җырын җырладылар, кул чаптылар. Тантананың "татлы" өлеше торттагы шәмнәр кабызудан башланды һәм балалар тәмле торт белән сыйландылар. Шуннан соң, сабын куыкларыннан тамаша үткәрдек. Бу бәйрәм туган көн иясенә дә һәм балаларга да бик ошады.Чөнки, һәр бала үзенең туган көнен түземсезлек белән көтеп ала. Бәйрәм бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев