Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты - интернатында «Без-иң яхшылар!» конкурс - уен бәйрәм программасы

25 февраль көнне безнең Югары-Утар балалар йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Без иң - яхшылар!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Чарада 4 команда катнашты. Барлык командаларның да исемнәре, девизлары, җырлары һәм эмблемалары үзенчәлекле иде. Командаларда катнашучылар исеме буенча киенгән иде. Жюри игътибарына командаларның өй эшләре тәкъдим ителде: стенгазета, икенчел чималдан эшләнмәләр, командаларның исемнәре, оригиналь котлаулар, концерт номерлары. Аннары командалар конкурсларда көч сынашты, конвертларда биремнәр үтәделәр, логик бурычлар чиштеләр.

Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча, жюри карары белән командалар медаль һәм мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

“Без-иң яхшылар!” ярышы бик җылы, дустанә һәм күңелле шартларда узды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алар чын-чынлап бәхетле иде. Ә бу иң мөһиме!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X