Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты интернатында саф һавада йөрү дәресләре

Саф һавада йөрү - ул бик шәп, танып-белү һәм кызыклы вакыт. Безнең Югары-Утар балалар интернат-йортында бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. Шуңа күрә һәр көн балалар белән саф һавага чыгарга тырышабыз. Беренчедән ачык һавада булу баланың киеренкелеген киметә, аның кәефен күтәрә, физик һәм психик үсеше өчен бик файдалы, танып-белү эшчәнлегенә кызыксынуын арттыра. Балаларның саф һавада йөреп кергәннән соң, кәефләре күтәренке була, тынычлап ял итәләр.

Саф һавада йөрү һәркемгә файдалы, сәламәт булырга мөмкинлек бирә, балаларның эмоциональ халәтләренә яхшы йогынты ясый.

Тәрбияче: Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдин кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев