Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты-интернатыннан чыгарылган тәрбияләнүчеләрнең очрашуы

2019 елның 24 октябрендә Югары Утар балалар йортында 1962 елдан бирле тәрбияләнүчеләр өчен һәм шулай ук балалар йорты хезмәткәрләре өчен бик мөһим истәлекле очрашу булып узды. Бу очрашуга без аеруча дулкынланып әзерләндек. Очрашуга Казан, Алабуга, Чүриле , Кама Аланы , Чистай ПНИларыннан һәм шулай ук Дәрвишләр балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр килгән иде, барлыгы 51 бала җыелды.

Бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-аппарат  җитәкчесе Марат Кәримов  килгән иде.Чара учреждениенең актлар залында булып узды. Концертны  Югары Утар балалар йорты директоры Имаметдин Гәрәев сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде. Балалар йорты тормышы турында видеоролигы күрсәтелде. Элеккеге киткән һәм хәзерге балалар да үзләренең концерт чыгышларын күрсәттеләр.

«Я-ДоброТворец» социаль - иҗат проектыннан волонтерларга зур һәм ихлас рәхмәтебезне белдерәбез, алар безгә Мәскәү фокусчысы-иллюзионисты Спартак Диво белән бергә бәйрәмебезне онытылмаслык иткән өчен. Безнең Мәскәү кунагына, барлык тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр исеменнән аерым рәхмәтебезне әйтәбез. Шулай ук бу бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән барлык хезмәткәрләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев