Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты–интернатында Россия көненә багышланган чаралар

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Россия тәрәзәләре” темасы буенча балаларның акциядә катнашу.

9 июнь көнне тәрбияче Васильева Сиринә балалар белән “Россия тәрәзәләре” темасы буенча акциядә катнашты.

Россия көне - ел саен 12 июньдә билгеләп үтелә торган Россия Федерациясенең мөһим дәүләт бәйрәме. Россия көне-милли бердәмлекне һәм гражданлык татулыгын символлаштыручы зур патриотик бәйрәм.

Бөтен ил буенча бу көнне патриотик чаралар һәм концертлар уза. Ата-аналар һәм укытучылар балалар белән шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, патриотик рәсемнәр ясыйлар, ил турында Тарих һәм кызыклы фактлар өйрәнәләр.

Акциянең максаты:

  • Балаларда үз иле тарихына кызыксыну уяту;
  • Гражданлык һәм әхлакый ориентирларны формалаштыру, үз Ватаныңа ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • Иҗади сәләтләрне үстерү;
  • Уртак эшчәнлек өчен балалар һәм өлкәннәрне берләштерү.

Балалар рәхәтләнеп кызыклы тарихлар тыңладылар. Бигрәк тә рәсем ясауны ошаттылар. Балалар рәхәтләнеп үз рәсемнәрен кистеләр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Дәрес бик кызыклы үтте. Куйган максатлар үтәлде. Балалар канәгать калдылар.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында "Без Россиягә ышанабыз, Россияне төзибез" балалар өчен тематик программа

2021 елның 10 июнендә педагог Нуриева Л. инициативасы белән Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында "Без Россиягә ышанабыз, Россия төзибез" дигән тематик программа оештырылды.

Дәреснең максаты: Укучыларның теоретик, гражданлык һәм рухи әхлакый тәрбиясе, туган якларында, җирләрендә, авылларында, мәктәбендә горурлык хисе формалаштыру өчен шартлар тудыру .

Укытучы Россия дәүләте тарихы, бүгенге көн, илнең безнең көннәрдәге горурлыклары турында сөйләде, балалар төсле кәгазьдән Россия флагларын ясадылар. Мондый вакыйгалар үз илләренең, туган җирләренең тарихы белән кызыксыну уята.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X