Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте иминлеге көне

12 декабрь көнне, Олы Шыңар "Әллүки" балалар бакчасында, Казан шәһәрендәге"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Саба территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г. Н. катнашында, юл хәрәкәте иминлеге көне үткәрелде.

Чара барышында тәрбиячеләр балалар белән куркынычсызлык мәсьәләләрендә интеграцияләнгән белем бирү эшчәнлеге мөмкинлекләрен күрсәттеләр, «Светофор һәм юл билгеләре»викторинасын үткәрделәр. Балалар бакчасының балалар һәм ата-аналар белән юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәнү буенча эш нәтиҗәләре ясалды. Соңыннан Ягъфәрова Г. Н.үткәрелгән чараны югары бәяләде, әлеге теманы мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады һәм төркемнәргә әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле элементлар һәм яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев