Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл һәлакәтләренә килсәк ...

“Светофор” сәхифәсенең 2019 елдагы беренче чыгырылышы өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы, полиция капитаны Марат Гаязов белән әңгәмә кордык.

    –Марат Мидхәтович, бу көннәрдә барлык  ведомстволар 2018 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясый, хисап бирә. ЮХИДИнең эш күрсәткечләре  белән газета укучыларыбызны таныштырыйк  әле.

    –Район юлларында автотранспорт хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү максатында безнең  коллектив, шулай  ук  эчке эшләр бүлегенең  башка подразлениеләре белән берлектә комплекслы чаралар үткәрде. Юлларда контроль һәм  техник  карау чаралары   ярдәмендә транспорт чараларының алардан файдалануны  тыя торган  төзексезлекләрен  ачыклау  буенча  планлы  эш алып  барылды. Районда транспорт саны арта,  әйтик, 2018 елда 869 автомобиль исәпкә  куелды. Шулай итеп,  аларның гомуми саны 13 меңнән артты. Әле моннан 10 ел элек бу сан өч мәртәбә кимрәк булган. Билгеле,  юлларда техника хәрәкәте ешаюы кагыйдәләр үтәлешендә дә чагылыш таба. Әйтик, 2005 елда  юл хәрәкәте  кагыйдәләрен  бозуларның 3966 очрагы    булса, былтыр 15339 йөртүчегә беркетмә төзелде. Шул исәптән фото-видео чаралары тизлекнең билгеләнгән режимын  саклауга  җавапсыз  карауның 10189 очрагын теркәде. Бу 2017 ел  күрсәткеченнән 2896га   күбрәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен   аеруча  тупас бозу – спиртлы эчемлекләр  кулланган  хәлдә  транспорт  белән  идарә итү. Безнең  районда  узган  ел аек булмаган хәлдә транспорт белән  идарә иткән  өчен 111 йөртүченең таныклыгы  алынды. 2017 елдагы  белән  чагыштырганда 13кә күбрәк дигән  сүз бу.

 –Юл-транспорт һәлакәтләренә   килсәк...

   –2018 ел  статистикасы район  юлларында вәзгыятьнең  киерен­келәнүе турында  сөйли. 

  Барысы 22 юл-транспорт һәлакәте булып,  аларда 7 кеше  үлде, 24е, шул исәптән бер бала тән җәрәхәтләре алды. Кызганычка  каршы, аварияләр саны  2017 ел белән  чагыштырганда  арту  ягына   үзгәрде. Бәхетсезлек очраклары гамьсезлек, саксызлык  аркасында да килеп  чыга, машина йөртүчеләргә вәзгыятьне  алдан  чамалап, дөрес  карарны җәһәт  кабул итү осталыгы  җитеп бетми. Каршы полосага чыгуның 120 очрагы да йөртүчеләрне уйландырсын  иде. Бу – фаҗигага туры  юл. Әле быел 12 гыйнварда гына Шәмәрдәндә Киров өлкәсеннән  килгән Х. йөк машинасында Комсомол урамыннан  барганда тзп юлдан  килүче  “ВАЗ” автомобиленә юл бирми (фото). Бәрелешү нәтиҗәсендә “ВАЗ”ның имгәнү алган  1973 елгы пассажиры Арча хастаханәсенә озатыла. Гаепле йөртүче былтыр гына 3 тапкыр җаваплылыкка тартылган  булган.

   –Димәк, агымдагы  елда  да профилактика  авария­ләрне кисәтүнең  төп  чарасы булачак.

  – Юлларда иминлек тәэмин итү  – хезмәтебезнең төп максаты һәм ул  көчендә  кала. Транспорт һәлакәтләрен һичшиксез һәм барлык  чаралар  ярдәмендә киметергә ирешергә кирәк. Районда 2013-2020 елларда юл хә­рәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы гамәлдә. Аны гамәлгә ашыру өчен юлда имин­йөрү культурасын үзендә һәркемнең тәрбияләве   мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев