Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөз  яшьлек һаман яшь пионерия

Әлеге дата уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә пионериянең тарихи үткәненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Укучылар Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән таныштылар.

 

19 май – Пионерия туган көн. В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Якты хатирәләр белән тарихка кереп калган оешмага быел 100 ел тулды. Әлеге дата уңаеннан Эзмә урта мәктәбендә пионериянең тарихи үткәненә багышланган тантаналы дружина сборы үткәрелде. Укучылар Бөтенсоюз пионер оешмасы тарихы белән таныштылар.

Октябрят һәм пионер булып, комсомолда тәрбияләнгән, коммунистлар партиясе чыныгуы үткән, шул данлы тарихның тере шаһитләре, төрле  елларда мәктәпнең пионер оешмасы белән җитәкчелек иткән ветеран пионервожатыйлар Римма Әсхәт кызы Шиһапова һәм Фәйрүзә Хасият кызы Габделхакова да сборда катнашып мәктәбебезнең пионер оешмасы тарихы, уңышлары  турында ялкынланып сөйләделәр.

“Артек” пионер-лагерында ял иткән, мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Рамазанова шул чордагы пионерия  һәм лагерь тормышы турындагы истәлекләр белән уртаклашты.Кырык ел вакыт үтсә дә, укытучының лагерь көндәлеге бүген дә саклана.

Педагог оештыручы Нәфисә Җиһаншина тарафыннан әзерләнгән пионерия чорындагы  тантаналы вәгъдә, речевкалар, байрак кертү, укучыларның рапортлары, пионер һәм октябрятларның җырлары һәм маршлары пионер сафларында тәрбияләнгән укытучыларны балачакка, пионерия елларына алып кайтса, ә укучылар күңелендә матур бер мизгел булып уелып калды. Мәктәп залларында  пионерия музен хәтерләтеп бай күргәзмә оештырылды. Мәктәптә иртәдән үк бәйрәм рухы хакимлек итте. Укучылар пионер оешмасында тәрбияләнгән һәр укытучыга кызыл галстуклар тактылар.

    Пионерия туган көн һәркем өчен зур бәйрәмгә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев