Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөзьяшәр Хәкимә әби

16 гыйнварда районыбызның иң өлкән кешесе – Оет авылында яшәүче Хәкимә Әхмәтгалим кызы Закировага 103 яшь тулды. Бер гасырдан артык гомер яшәп, 100 яшьнең кеше гомере өчен чик түгеллеген раслаган Акъәбине туган көне белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. Әбинең хәл-әхвәле, кызларыннан тормыш-көнкүреш мәсьә­­­ләләре турында белеш­те.

Район баш­лыгына Хәки­мә әбинең рәхмәте чиксез:  белгәнебезчә, Рәис Миң­неханов  ярдәме белән  100 яшендә Хәкимә әбинең күзенә катлаулы операция ясалып, ул   күп еллар  томан эчендә булган   дөнья матурлыгын күрү бәхетенә иреште.  «Күзләремне ачкан кеше бит сез, мин бер нәрсә дә күрмичә утыра идем, хәзер үзегезнең йөзегезне дә күрә алам.  Эшегездә уңыш килгән  саен минем хәер-догам дип уйларсыз», – дип каршылады Хәкимә әби. Алар   ире Шәмсемөхәммәт белән 54 ел яшәп,  ун балага гомер бирәләр, әмма дүрт уллары да кыска гомерле була, бүген алты кызының   игелеген күреп гомер кичерә.  Туган көнен дә  кызлары янәшәсендә каршы калды. «Әнием минем бәхетемә яши торгандыр. Шуңа сөенеп бетә алмыйм. Бер-беребезгә иптәш, йортка йозак, озын гомерле булып, әле тагын да әниле булып яшәргә язсын», –  дип теләкләрен җиткерә Хәбирә апа.  Хәкимә әбинең олы кызы Гөлфирә апа да 81нче яшь белән барса да, һаман да әни җылысы тартып торуына  сөенеп бетә алмый. «Мин генә түгел,  кызларымның да яше  олы инде,  миңа күрсәткән игелекләре үзлә­ренә икеләтә әйләнеп кайтсын», - ди ул.   Әбекәйне олы бәйрәме белән  башкарма ко­митет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, «Туган як» җәмгыяте җитәкчесе Илфат Мөхәммәтов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов та тәбрикләп,   изге теләкләр җиткерделәр.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/rayon/oet-avylynda-yashche-rayonybyzny-i-lkn-keshese-khkim-khmtgalim-kyzy-zakirovany-103-yash-tulu-uaennan-rayon-bashlygy-ris-minekhanov-kotlady

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X