Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Үз кулың белән ясаганы кадерле»

Дүшәмбе көнне район үзәгенә яшь конструкторлар- халыкчан итеп әйтсәк, техника «җене» кагылган мәктәп укучылары ел саен үткәрелүче традицион фестивальгә җыелдылар. Укучыларның техник иҗатын үстерү һәм камилләштерү максатыннан оештырылучы иҗат күргәзмәсе быел да зур оешканлык белән үтте.

  Фестивальнең төп максаты- мәктәп укучылары арасында инженерлык һәм иҗади конструкторлык фикерләүгә кызыксыну уяту, фәнни-техник иҗатка тарту, диләр оештыручылар. Иҗат үзәге каршындагы мәйдан ул көнне гөр килде. Район мәктәпләренең күргәзмәгә алып килгән эшләнмәләрен кызыксынып карап торучылар арасында балалар гына түгел, өлкәннәр дә бар иде. Ул арада асфальтта зур тизлектә радио белән идарә ителүче машиналар «зыр» әйләнде. Шекше төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Айтуган Галимовның үзе ясаган мини-тракторы янында кайнашучылар аеруча күп иде. («МТЗ-2»нең баласы» дип таныштырды ул үзенең иҗат эшен). «Бу тракторны ясарга 3-4 айлап вакыт китте, бакча сукаларга, тырмаларга һәм башка авыл хуҗалыгы эшләре өчен бик кирәкле техника»,- ди Айтуган. Шул арада корыч бахбаена утырып, мәйданны да әйләнеп килде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев