Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ УТТАН САКЛА!

“Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзә­ге хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр ми­нистрлыгының райондагы бүлекләре хез­мәт­кәрләре белән берлектә янгын турында автоном хәбәр итү җайланмалары урнаштыру һәм тикшерү буенча эшне дәвам итә.

Яңа  ел бәйрәмнәре якынлашканда профилактика  аеруча  әһәмиятле. Янгынга каршы хезмәт һәм комплекслы үзәк бел­гечләре  ялгыз яшәүче өлкәннәрнең яшәү урыннарына барып янгын турында  автоном  хәбәр итү җайланмалары  куялар, элек  урнаштырылган датчикларны  тикшереп,  алардагы батарейкаларны алмаштыралар. Шулай ук  өлкәннәрнең барысына да янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тапшырыла.  Пенсионерлар үзләре турында  кайгыртып   йөрүчеләрне  шатланып каршы ала. “Өйдә мондый сигнализатор булганда, йокларга да тынычрак”,– диләр. 

Кисәтү приборлары автоном эшли һәм янгын сигналы өчен махсус линия сузу, өстәмә җиһазлар куллануның да  кирәге юк. Елына бер тапкыр батареяларны алыштырырга һәм җыелган тузанын  сөртеп торырга гына кирәк. Бүген  район буенча 523 йорт хуҗалыгында 1596 автоном янгын датчиклары  урнаштырылган.  «Балкыш» үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган 156 өлкән кеше яшәгән  йортның 127сенә куелган.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев