Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ЗАГС хезмәтендә вак мәсьәләләр юк”

РФ ЗАГС органнары тарихы 1917 елның 18 декабренә барып тоташа. Әлеге көнне "Гражданлык хәле актларын язу" турында декрет кабул ителә.

ЗАГС бүлегенә йомышы төшмәгән кеше юктыр. Һәркемнең гомере биредә туган көнен теркәүдән башлана һәм үлем турындагы документ белән тәмамлана. ЗАГС хезмәткәрләренә чын мәгънәсендә кеше тормышында булган мөһим вакыйгаларның шаһиты булырга туры килә. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинованың эш кабинетында көн дә “урак өсте”. Күпфункцияле үзәктәге бүлеккә мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризаларын беренче каттагы “бердәм тәрәзә” аша кабул итәләр. Гражданнарның гозерләре буенча тиешле документларны эшләп кулларына тапшырганчы ике кат арасындагы баскычлардан берничә тапкыр узарга туры килә.

"Безнең хезмәтне күпвакыт яшьләрне никалаштыру тантанасы, шампан шәрабе һәм туй балдаклары белән генә күзаллыйлар. Чынлыкта гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең вазыйфалары күпкырлы: тууны, никахны, аерылуны теркәү, балага исем бирүне, уллыкка (кызлыкка) алуны рәсмиләштерү, исем алмаштыручылар, яки аңа төзәтү һәм үзгәреш кертүчеләр белән дә эшлибез, мәңгелеккә киткәннәр турында акт тутыру да безнең вәкаләткә керә",– ди Алсу Имаметдин кызы.

 

Бүлектә төрле мәсьәләләр белән көнгә 15-20 кешене кабул итәләр. Бу эштә шактый тәҗрибә туплап килүче хезмәттәше Миләүшә Вакказова- төп ярдәмчесе.

“Документлардагы хәреф хаталарын, даталарны төзәтү буенча гаризалар еш керә. Мәсәлән, менә соңгы караган гариза буенча 80 еллар азагында никахны теркәү документында кәләшнең туган көне дөрес күрсәтелмәгән. Ире вафатыннан соң пенсия билгеләү буенча документлар артыннан йөри башлагач, бу хилафлык ачыкланган. Саннар гына түгел, исемнәр дә буталып теркәлгән очраклар бар, бер генә хәрефтә ялгышлык китсә дә, документлаштыру эше ярты юлда туктап калырга мөмкин” – дип дәвам итә бүлек җитәкчесе.

 

Яшьләргә яңа тормышка хәер-фатиха бирелгән бәхетле мизгелләр

Тагын бер күңелсез миссия – аерылышырга карар кылган гаиләләр дә иң беренче алар ишеген шакый. Быел 50 пар аерылу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

“Гадәттә башта андый гаиләләр белән сөйләшеп алабыз, мондый карарга килүләренең сәбәпләрен ачыклыйбыз, үгетләп тә карыйбыз. Әмма бар гаиләне дә үтемле сүз белән генә саклап калып булмый шул, һәркайсының каршы якка үз дәгъвасы, аерылышырга җитди дәлиле була. Аннан соң язылышырга килүче парлар белән дә фикерләшеп алырга туры килә, туй үтә дә китә, бер-береңә юл куеп, ихтирам итеп яшәмәсәң, кабаттан безгә килү ихтималы бар, бу юлы инде гаиләне таркату өчен”, – ди Алсу Имаметдин кызы.

Быел ЗАГС бүлегендә 144 пар никахлашуын теркәгән (узган елның шушы чорында 121 пар булган). Декабрь аенда – 5, гыйнварга чыккач әлегә 2 пар язылышырга гариза биргән. 2021 елның 11 аена 179 баланың туу турында таныклыгы теркәлгән (узган елның шушы чорында бу сан 238 булган), 442 кеше үлгән (узган ел – 420).

“Туучыларның кимүен, үлүчеләр санының артуын илдәге вәзгыять – пандемия белән бәйлибез инде. Аннары без узган гасырның 90нчы еллардагы демографик «чокыр»ына эләктек. 1990-1995 елларда балалар аз туган, хәзер шул буын бала табу яшенә килеп җитте”,– дип фаразлый бүлек җитәкчесе.

Тагын бер үзенчәлекле факт – быел кызлар малайларга караганда күбрәк (22%) туган. Сабыйларга нинди исем кушулары белән дә кызыксындык. Исемлектә Лилиана, Иделия, Ратмир, Риана, Амилә кебек колакка ятрак тоелган исемнәр дә, чын мөселманча Камилә, Морат, Зәйнәп, Ясминә, Әминәләр дә бар.

Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге моннан күп еллар элек теркәлгән актларны цифрлаштыру өстендә дә байтак эш башкарган. 1926 -2021 елгы документлар, заманча таләпләргә туры китереп, Бердәм дәүләт реестры Федераль дәүләт мәгълүмат системасына теркәлгән. Алсу Шәйхетдинова әлеге вазыйфада төгәл 10 ел хезмәт куя. Күптән түгел ярты гасырлык гомер бәйрәмен дә билгеләп үтте бүлек җитәкчесе.

”Эшебездә законнарны яхшы белүче юрист та, гаилә мөнәсәбәтләрен аңлаучы психолог та, язылышу тантаналарын зәвык белән, истә калырлык итеп алып баручы артист та булырга туры килә. Боларны башкарып чыгу өчен тырышлык та, осталык та, төгәллек тә, сабырлык та таләп ителә. Әлегә эшкә хилафлык китермәскә тырышабыз. Безнең бер генә теләк – яңа гаиләләр туып торсын, сабыйлар дөньяга килсен, тормыш авырлыклары, дөнья мәшәкатьләрен сылтау итеп бу бәхетне җимерергә юл куелмасын иде”, –ди Алсу Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев