«Зарница» хәрби-патриотик уенының республика финалында райондашларыбыз икенче урынга лаек булды
10-12 июнь көннәрендә Казанның «Патриот» үзәге базасында «Зарница 2.0» хәрби-патриотик уенының республика финалы узды
Финалга урта һәм өлкән яшьтәге 14 команда чыкты. Региональ этап бәйгеләре төрле кызыклы вакыйгалар һәм сынауларга бай булды. Нәтиҗәдә, К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернатының «Патриот 116» командасы икенче урын яулады.
Зарница – ул гади генә хәрби-патриотик уен түгел, ә команда рухын, патриотизм хисләрен тәрбияләүче, яшь буынга гамәли күнекмәләр бирүче чара булып тора.
Райондашларыбызны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев