Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҮЗЕ ҮЛСӘ ДӘ, ИСЕМЕ ЯШИ

7 сентябрь көнне Түбән Шытсу төп мәктәбе бинасына 1950-1957 елларда биредә директор булып эшләгән Гарәпша Шаһимәрдан улы Шаһимәрданов истәлегенә мемориаль такта куелды. Әлеге тантанада укучылар, районыбыз җитәкчеләре, авыл халкы, якыннары катнашты.

Кем ул Гарәпша Шаһимәрданов, ул тарихта нинди эз калдырган шәхес? Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче өлкән буын өчен аның исеме яхшы таныш. Арча районының Түбән Әзәк авылында туып үссә дә, Шаһимәрдановның педагогик эшчәнлеге тулаем Саба районы белән бәйләнгән. 1936 елда Сатыш мәктәбенә директор булып килгән мөгаллимнең рухын районыбызның күп мәктәпләре саклый. 1936-1938 елларда район мәгариф бүлеген җитәкли. 1941 елда үз теләге белән сугышка китеп, Брянск фронтының 118 танк бригадасы курсанты итеп җибәрелә. 1945 елның 22 апрелендә танк ротасы командиры Шаһимәрданов беренче булып Берлин шәһәренә бәреп керә. 24 апрельдә үзенең ротасы белән дошман тылына үтә, 45 танкны, 60 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Бүләкләү хакында язылган кәгазь бүген дә саклана... Дәвамы

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев