Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үзебезне үзебез сакларга өйрәник”

Ковид белән көрәш дәвам итә. Баксаң, моннан ике ел элек кенә безне бөтенләй башка мәсьәләләр борчыган, вак-төяк тормыш мәшәкатьләрен санамаганда, рәхәттә яшәгәнбез икән. Әле алай да зарланучылар, дөньяны сүгүчеләр аз булмагандыр арабызда.

Хәзер инде без бөтенләй башка вәзгыять чолганышында. Дөнья белән БЕЗ түгел, шушы чир идарә итә сыман. Иммунологларның әйтүенә караганда (фаразны Lenta.ru сайты китерә), Россиядә коронавирус белән авыручылар санының үсеше 2022 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда бу чирне 34 мең кеше үз башыннан кичергән, 1122се якты дөнья белән хушлашкан. Шунысы аяныч, бу статистикага әлегә нокта куелмаган...

Район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлеге дә бер ел элек ковид госпитале итеп үзгәртелеп беренче авыруларны кабул итә башлады. Ике ай элек без, журналистлар “кызыл зона”га үтеп, андагы мохитне үз күзләребез белән күреп кайттык, бу турыда газетабыз битләрендә дә яктырттык. Кызганычка каршы, ике ай эчендә вәзгыять уңай якка үзгәрмәгән, хастаханәдә гинекология ягын да ковидлылар өчен җайлаштырып, авыручылар өчен өстәмә 10 койка-­урын барлыкка килгән. Бу юлы да безне госпитальнең баш шәфкать туташы Венера Гайфуллина каршы алды.

Венера ханым бу зонада ачылганнан бирле эшли. Табиб белән авырулар янына “обход”ка керү, бүлекне медикаментлар һәм башка кирәк-­яраклар белән тәэмин итү, авыр хәлле пациентларны консилиумга әзерләү – аның төп вазыйфалары менә шулар. Бүлектә әлегә 24 кеше дәвалана. Нигездә барысы да 60 яшьтән узган өлкәннәр, шуларның бары икесе генә вакцина ясатырга өлгергән. Бер хатын-­кызның хәле аеруча авыр дип исәпләнә. Дәваланучылар Югары Симет, Туктар, Ике басу Арташ, Алан-­Елга, Сабабаш, Чәбки Саба, Олы Кибәче, Тимершык, Иштуган, Миңгәр авылларыннан. Шәмәрдәннән – 5, Сабадан 6 кеше ятып дәвалана. Кызыл зонада чын­чынлап яшәү өчен көрәш бара.

“Врачебный долг” ягъни табиб бурычы дигән төшенчә бар бит. Дәвалаучы табиб булсынмы ул, шәфкать туташымы, нинди генә шартларда да, хәтта үзенең сәламәтлеген куркыныч астына куеп булса да, бу бурычны үтәргә тиеш,– ди Венера ханым. Бездә нигездә вакыт белән сыналган, тәҗрибәле персонал эшли: авыруларга 4 табиб, 15 шәфкать туташы, 13 кече медицина персоналы хезмәт күрсәтә. 3 сменада, 8шәр сәгать эшлиләр. Авыру кызыл зонага кергәч, табиб аңа дәвалау чаралары билгели һәм ул тәүлек буе гел күзәтү астында тора. Смена алышынган саен шәфкать туташы кан басымын үлчи, инъекция­-уколлар ясый, система куя. Кирәк вакытта кече медперсоналга да булыша. Аларның эше дә җиңел түгел. Кайбер авырулар кымшанмыйча яталар, аларны әйләндереп яткызырга, асларын алыштырырга кирәк. Бу авыруның бик мәкерле булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Ул кешенең күңел халәте белән идарә итә, куркыта, өстәвенә бик агрессив. Шуңа күрә шәфкать туташларына кайвакыт авыруларны тынычландырырга, ягъни психологик ярдәм күрсәтергә дә туры килә”–ди “кызыл зона” белән “бу як дөнья” арасында арадашчы ролен дә үтәүче Венера.

Кече медицина хезмәткәрләре Илсөяр Җиһаншина һәм Рушания Гыйльмиева

Медицина “скафандры” киеп, 8 сәгать буе бер кашык су да йотмыйча, авырулар янында кайнашучы шәфкать ияләренең үзләренә дә ярдәм кирәк булмыймы дип кызыксынам. “Бу эшнең авырлыгына күптән күнектек кебек инде. Авыру савыгып, рәхмәт әйтеп кайтып китә икән, безнең өчен моннан да зур сөенеч юк, –дип дәвам итә Венера. –Аллаһка шөкер, кызыл зонада эшләүчеләр арасында әлегә бер генә авыручы да булмады, бер санитаркабыз гына җиңелчә сырхаулап алды, ул да хәзер савыгып эшкә чыкты. Биредә барлык медперсонал да вакцина ясаткан. Гомумән, прививка – иң ышанычлы саклану чарасы. Ясатмаганнар тәвәккәлләсеннәр иде. Коронавирус чигенергә җыенмый. Кайвакыт, безнең бүлеккә 2­3 көн авырулар керми тора, чирне җиңәбез, ахры, дип сөенергә дә өлгермибез, тагын берәм-берәм пациентлар килә башлый. Кайчанга кадәр дәвам итәр? Сакланмасак булмый инде ул. Авырып урын өстенә ятарлык дәрәҗәгә җиткермәсәк иде үзебезне. Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә, сарымсак, суган, лимон суын файдаланырга һәм, әлбәттә, вакциналанырга кирәк”.

Кызыл зонада авыруларның гомерләрен саклап калу өчен тәүлек буе кизү торучы табиблар -Илгизәр Гарипов, Фәнис Гыйлаҗетдинов, Рамилә Бариева,Фәрит Биктов, Айгөл Юнысова, өлкән шәфкать туташы Венера Гайфуллинага, шәфкать туташлары  Ләйсән Биктова, Румия Гыйззәтуллина, Дарига Зарипова, Гөлнара Ибраһимова, Гүзәл Билалова, Илмира Мәрданова, Гүзәл Сәйфетдинова, Зәнфирә Мөбәракова, Фәнзия Булатова, Фәния Котдусова, Миләүшә Хәйретдинова, Гөлфия Мөбәракова, Гөлназ Шәрипова, Гөлинә Якупова, Хәдия Шамилова, Фәнүсә Закирова,кече медперсонал: Фирүзә Тухватова, Люция Гарипова, Гөлүсә Гыйльметдинова, Венера Кәримуллина, Эльмира Кашапова, Ләйлә Идрисова, Светлана Шәрифҗанова, Лилия Вакказова, Роза Фәттахова, Рәйсә Габделхакова, Гөлнар Нигъмәтҗанова, Илсөяр Җиһаншинага сәламәтләнеп чыгучылар рәхмәт сүзләрен язмача да белдергәннәр.

“...Шәмәрдәннең “Ашыгыч ярдәме” хезмәте мине югары температура белән Саба хастаханәсенә алып килде, анализларымны тикшергәннән соң, Ковид госпиталенә салдылар. Башта куркып калдым, табиб Фәрит Лотфуллович бездә бөтен кирәкле дарулар бар, дәваларбыз дип тынычландырып, барысын да аңлатып, бирегә ятарга үгетләде. Палатага урнашуга Фәния исемле медсестра кояш булып килеп керде. Уколлар ясады, системалар куйды, миңа шунда ук ышаныч керде. Дәвалары килеште, терелеп аякка бастым. Табибларга, шәфкать туташларына нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәм дә аз булыр кебек. Мәрзия апагыз, Шәмәрдән...”

“...Мин авырып госпитальгә эләгүгә мондагы дисциплинага, тәгәллеккә, медперсоналның профессиональлелегенә тап булдым. Монда эшләүчеләрнең барысы да үз һөнәрләренең осталары. Рәхмәт сезгә, ак халатлы фәрештәләр! Илгизәр Моталлапович җитәкчелегендә эшләүче коллективка уңышлар телим! М.Заһидуллина, Иске Мичән”

“...Хастаханәдә дәваланучылар өчен һәр минут, һәр секунд кадерле. Табиблар шуны аңлап эш итә. Шәфкать туташларын да сайлап алганнар диярсең, һәр авыруга игътибарлылар, артык бер адым ясатмыйлар,ә үзләре һәрвакыт аяк өстендә. Үз яхшылыклары үзләренә кайтсын, сәламәт булсыннар. Р.Сафин”

“...Эссе көннәрдә шундый авыр, калын костюмнар киеп йөргән, яныбызда сакчы фәрештәләр кебек кизү торган табибларның, шәфкать туташларының сабырлыгына һәйкәл куярлык! 10 нчы палатада дәваланучылар”

“...Замана чире безне дә читләтеп узмады, гаиләбез белән бу авыруга дучар булдык. 10 көнләп температурам төшмәде, башымда “әҗәлем шушыдыр” дигән генә уй тынгылык бирмәде. КТ тикшеренүләре үпкәнең 45 процент зарарлануын күрсәтте. Саба үзәк хастаханәсе табиблары гына мине яңадан яшәүгә кайтардылар. Ходаема мең шөкер, рәтләндем. Рәхмәт сезгә, табиблар! З.Рәхмәтуллина,Саба.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев