Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Жиль Кларе Сабада нишләп йөри?

Шушы көннәрдә генә, чит илдән килеп, Казан аграр университетында белем алучы студентлар Саба районында булып кайттылар. Бу районны сайлавыбыз очраклы гына түгел. Чөнки Татарстандагы урманнар иле­нең башкаласы – Саба районындагы “Лесхоз” бистәсе икәнлеген һәр­кем белә. Данлыклы урманчы Нургали Миң­не­хан улы Миң­неханов – Татарстаныбызны дөнья күләмендә таныткан кеше.

Аны Россия урман фә­ненә нигез салган Георгий Морозов белән янәшә куеп була. Урманнар үстерү бе­лән беррәттән Нургали ага, та­бигатькә гашыйк яшьләр­не сайлап алып, үзенә чын алмаш та әзерләде. Саба урманчылыгы җитәкчесе Васыйл Гыйззәтуллин, икътисадчы Зөбәрҗәт Мөхтәси­мова, Сабабаш участок урманчысы Нәгыйм Газизов – шундый­ларның берничәсе генә.


Университетта Конго, Эфи­опия, Төркия, Казахстан, Әзәрбайҗан, Үзбәк­стан, Тө­рекмәнстан кебек чит ил­ләрдән килгән 120 дән артык студент белем ала. Арада урман хуҗалыгы, урман министрлыгы дигән сүзләрне ишет­кәннәре дә булмаган, бер дә урман күрмәгәннәре дә бар. Шуңа күрә дә бөтен республикага үрнәк булган Саба урман хуҗалыгы белән танышып кайту алар өчен аеруча файдалы булды.


Студентлар белән очрашуга районда бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Урманчылар аларны чәкчәк белән каршы алды. Студентлар Саба туфрагына, думбрада уйнап, татарларга да яхшы таныш булган казах җыры ”Әни­емә”не җырлый-җыр­лый аяк бастылар.


Урман хуҗалыгы белән танышу документаль фильм караудан башланып китте. Аннан соң урман­чылыкның селекция үзәге, дендрология бакчасы, дару үләннәре ясау цехлары эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Дендрология бакчасында йөргәндә, һәркем бини­һая бер рәхәтлек хисе кичерде. Биредә агачлар гына түгел, үсемлекләр дөньясы да искиткеч дәрәҗәдә баетылган.


Мисырдан килеп, агроном һөнәрен үзләштерүче Шайма Исмаил белән Әхмәт Сөләйман, Ибраһим Гума кебекләр өчен аеруча мавыктыргыч иде бу сәяхәт. Бик кызыксынып һәм бер үк вакытта гаҗәпләнеп тә йөр­деләр алар бакчада. Биредә алган кичерешләрен башкалар белән дә уртаклаштылар. Бу илдән агроуниверситетта төрле курсларда барысы 20 студент белем ала. Араларында бакчачы, икътисадчы, дизайнер һө­нәрләрен үз­ләш­терүчеләр бар.


Гаҗәеп агач үстерү үзәген мин үзем Көньяк Африка Республикасына баргач манзара кылган идем. Сабалылар да бу өлкәдә үз юнәлешләрен тапкан. Саклау урманнары утыртканда файдалану өчен йомшак яфраклы һәм куаклар үсен­тесе үрчетү технологиясен барлыкка китер­гән алар.


Аякка басып килүче оран­жереяда йөргәндә, биг­рәк тә Африкадан кил­гән студентлар үзләрен туган җир­ләрендә кебек хис итте.


– Безнең якларда туб агачы киң таралган. Әмма мондагы кебек бай, куе урманнар хакында без хыялланабыз гына, – диде җир үлчәүчеләр бүлегендә укучы Джаракул Әүлияколов. Аның кебек Төрекмән­стан­нан килеп укучы яшьләр байтак.


Казахстаннан да күп студентлар белем ала Казанда. Бүгенге очрашуга апалы-энеле Турсунай белән Максат Абсадыковлар, Ерасыл Сраждин килгәннәр. Турсунай үзебезнең агрономия факультетында 2 курста дизайнерлыкка укый.


– Казанны бик яратабыз. Апам үзе янына мине дә чакырып китерде, механиклар хәзерләү факультетында укыйм, – ди Максат.


Экскурсиягә килүчеләр арасында тагын бер пар үзенә җәлеп итте: Казан федераль университеты студенты, Конгодан килгән Диабанкана Родерик Жиль Кларе белән татар кызы Алинә Фатыйхова гаиләсе.


– КФУда укыганда таныштык, гаилә кордык, – ди Али­нә. – Жиль быел укуын тә­мамлый инде. Аны аграр университетка эшкә чакырып алдылар, һөнәре – биохимик, молекуляр биология юнә­лешендә эшли. Үзем Бө­тендөнья чемпионатын оештыру эшләрендә катнашам, – диде Алинә.


– Миңа Татарстан бик ошый, шушында яшәп калырга җыенам, – дип, Жиль дә безнең әңгәмәгә кушылды.


Студентлар сабалы­лар­ның үлән чәйләре әзерләү алымнары белән танышкач һәм кунаклар өчен әзер­ләнгән чәйдән дә авыз иткәч, нишләп болар сатуда юк, дип кызысынды. Ботаника бакчасы булдырырга кирәк, дигән фикерне дә алга сөрделәр. Укытучы буларак, аларның бу тәкъдиме мине дә кызыксындырды.


Урман үстерү дә, кисү дә, һичшиксез, тирә-як мо­хит­кә, экологиягә тәэсир итә. Бер агач кискәнсең икән, икене утырт. Саба урман хуҗалыгы әнә шул прин­цип белән яши. Агач эш­кәртү цехында булгач, моңа тагын бер кат ина­насың. Биредә агач материалы тирән итеп эшкәртелә һәм аннан чыккан продукция тормыш-көнкүрештә кулланыла. Мә­сәлән, чыбыктан кәрзиннәр үрү – онытылып бара торган шө­гыль. Кашык, савыт-сабаны бизәп ясау да киң үсеш алган. Бу эшләрдән кергән табыш җирле халык­ның көн­күреш шартларын яхшырту һәм урманнарны торгызуга тотыла.


Такта яру цехындагы эш барышын студентлар аеруча кызыксынып күзәтте. Калдыксыз произ­вод­ство­ның эшләү алымнары нык кызыксындырды аларны. Биредә агачларны ярганда ук сортларга аералар һәм, бер үк вакытта эшкәртү өчен бүлеп, үз юнәлешләре белән җибәрә­ләр. Студентлар өчен пычкы чүбенең, хәтта йомычканың да кулланылуы кызык булды. Биредә хәтта пычкы чүбеннән грануллар ясап, аны ягулык урынына файдаланалар.


Урманнан алып кайтуга, агачның каерысын салдыралар. Бу эш тә автоматлаштырылган, Европа дәрә­җәсендә куелган. Мондый эш ысулын мин Финлян­диядә һәм Ал­маниядә күргән идем. Баксаң, аннан сабалылар да бик оста файдаланалар. Агач каерысын төрле төсләргә буяганнар. Алар бакча, скверларны бизәү өчен кулланыла. Соңыннан, череп, туфракны баеталар.


Даны тирә-якка таралган Саба агрокөллиятендә дә студентларны ачык йөз, җыр-моң белән каршы алдылар. Күргәзмә материал­ларның күплеге, бай укыту базасы, тәрбия чаралары­ның күп­кырлы булуы кызыксындырды студентларны.


– Бездә булачак меха­ник­лар, икътисадчылар, энергетиклар, электрчылар, төзүче-техниклар белем ала, – дип таныштырды көллият директоры Закир­җан Бикмөхәм­мәтов. – Ме­нә дигән ашханә эшли, медицина хезмәте күрсәтелә, тулай торак бар. Тагын бер яңа бина төзи башладык.


Көллият укучылары ку­нак­лар белән спорт мәй­данчыгында футбол уйнап алдылар. Шахмат уенында да көч сынаштылар. Казах егет-кызлары көллият эр­гәсендә думбра уйнап, җыр да сузып җибәргәч, ике арадагы дустанә мөнәсәбәт тагын да җылыныбрак китте. Чит илдән килгән студентлар һәм Саба көллияте егет-кыз­ларының бергәләп биюе Саба тарихында беренче тапкыр иде.


РСФСРның һәм ТАССР­ның атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов һәй­кәленә чәчәкләр кую, аның хезмәт үрнәкләре белән танышу студентлар һәм кунак­лар күңелендә бары тик сок­лану хисләре генә тудырды. Урман музеена экскурсия әлеге тәэсир­ләрне тагын да баетты.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев