Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зилә Батыршина Токио Олимпиадасында катнашты

Кичә төнлә Токиода узучы җәйге Олимпия уеннарында катнашкан стендка ату буенча дөнья чемпионы Зилә Батыршина Казанга кайтты.

Кичә  төнлә Токиода узучы җәйге Олимпия  уеннарында  катнашкан  стендка  ату буенча  дөнья  чемпионы Зилә Батыршина Казанга  кайтты. Аэропортта аны әти-әнисе, туганнары, тренеры    Юрий Алексеев, республика  Спорт министрлыгы, районның яшьләр  эшләре һәм  спорт бүлеге  җитәкчеләре  каршылады. Зилә Батыршина олимпиадада “скит” дисциплинасы буенча пьедесталга менәчәк  спортчы булып  санала   иде. Кызганычка  каршы, көндәшләре  өстенрәк булып   чыкты.  Квалификациянең беренче  көнендә  ул 75  мишеньның 68енә тидерде, икенче  көнне 125 мөмкинлектән 117 очко  җыйды.  Шулай да болар иң  көчле 6 стендка  атучы исемлегенә   керү өчен җитеп бетмәде.

“Беренче  коймак төерле була. Беренче талпынуда  ук  Олимпия  чемпионы булу могжизага тиң. Зилә өчен  әле барысы да башлана  гына. Стендка  атучылар 30-35  яшькә кадәр  чыгыш  ясыйлар. Димәк, уңыш  елмаясына  шикләнмәскә  мөмкин”,– ди тренеры Юрий Алексеев. Көзгә  Зилә Батыршинаны  дөнья  чемпионаты   көтә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев