Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЗИЛӘ – ЕВРОПА ЧЕМПИОНЫ

Мылтыктан оча торган тәлинкәгә ату буенча дөнья чемпионы булган Шәмәрдән кызы Зилә Батыршина тагын бер җиңү яулады. Ул Италиянең Лонато-дель-Гарда шәһәрендә узган Европа Чемпионатында Николай Теплый белән 147 мишеньны атып рекорд куйды. Финалда татарстанлылар французлар Луси Анастасиу белән Антонио Терраны 38:32 исәбенә отып, 1 нче урынга чыктылар. Зилә Батыршина өчен тагын бер җиңү – ул бу чемпионатта халыкара класслы спорт остасы нормативын үтәде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев