Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзизоляция дип тормыйлар

Агымдагы елның март-апрель айларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән 12 йөртүче административ, тагын 2се җинаять җаваплылыгына тартылды. Күбесе – Сабада һәм Шәмәрдәндә яшәүчеләр. Әйтик, 9 март кичендә Шәмәрдәннең М.Горький урамында “Ниссан” машинасы белән идарә иткәндә тоткарланган

Ә. юл-патруль хезмәте инспекторы таләбенә буйсынмый. Ягъни алкотестерга өрүдән дә, хастаханәгә барудан да баш тарта. Авылдашы И. исә 26 мартта исерек хәлдә “Муравей” мотороллеры белән идарә итә һәм аздан гына юл-транспорт һәлакәте ясамый кала. ЮХИДИ хезмәткәрләре 28 мартта салып алган килеш “Калина” автомобиле белән идарә иткән Мичәнбаш авылы кешесен туктаталар һәм Сабага кайтканда Казан-Шәмәрдән юлының 102 километрында (Иләбәр авылы тирәсе) юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып хәрәкәт иткән “7”ле машинасына игътибар итәләр. Ахырда руль артында утыручы идарәне бөтенләй югалта һәм юл читенә төшеп китә. 

Кайберәүләр юл-патруль хезмәте автомобиле туктаусыз хәрәкәт иткән район үзәгендә дә исерек хәлдә машина йөртергә күп сорап тормыйлар. Мисалга, Өчиле авылы кешесе З. 18 мартта Мәктәп урамында, 29 мартта 46 яшьлек сабалы З. канында 1,63 промилле алкоголь булган хәлдә шулай ук Мәктәп урамында тоткарланды. Ә 1996 елгы егет эчкәнлеген күрсәтмәс өчен Такташ урамында “Нива”сы белән тәртип сакчыларыннан качып китәргә дә тырышты. Актаныш якларыннан, Балтачтан килеп исерек хәлдә машина йөртүчеләргә дә районыбызның ЮХИДИ хезмәткәрләре алдында нык кызарырга туры килде.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X