Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҮЗӘКТӘ – БАЛАЛАР ЯЗМЫШЫ

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов җитәкчелегендәге чираттагы утырышында барлыгы 8 көн тәртибе каралды. Күпме генә профилактика чаралары үзуына карамастан, һәр утырышка 22.00 сәгатьтән соң урамда йөргән яшүсмерләр чакырылмый калмый.

Утырышта да Яңа ел каникулларында  тыелган сәгатьтән соң кич йөргән Саба аграр көллиятенең өч студентына карата төзелгән материаллар тикшерелде. Уку йорты дирекциясенең студентларга бирелгән уңай характеристикасы һәм беренче очрак икәнлеген искә алып,  кисәтү чарасы белән калдырылды.  Комиссиягә чакырылган әти-әниләренә икенче тапкыр беркетмә төзелгән очракта 2000 күләмендә штраф каралганлыгы искәртелде. Ведомствоара муниципаль тернәкләндерү консилиумы (МСРК) гаризасында  Саба гимназиясендә укучының еш дәрес калдыруы, сыйныф җитәкчесенең бу хакта кисәтелмәве әйтелә. Әлеге гаилә социаль яктан авыр гаиләләр исемлегенә куелды. Шулай ук Сабада яшәүче күп балалы гаиләнең өйләрендә санитария кагыйдәләре үтәлмәве, балаларның мәктәптән бирелгән өй эшләрен хәзерләмәүләре, әти-әнинең үз вазифаларын тиешенчә  үтәмәве хакында гимназиядән язылган  гариза тикшерелде. Балаларның өчесенә дә җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнде. Әни кеше йорт-җирне тиз арада тәртипкә китерәчәгенә ышандырды. Комиссия әлеге  гаиләне һәрдаим контрольдә тотачак.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев