Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Мәгариф: кичә һәм бүгенге

    Революциядән соң партия һәм хөкүмәт та­ра­фыннан халык мә­га­рифен үстерүгә, балаларга аң-белем би­рү­не җайга салуга зур әһәмият бирелә. Авыл­ларда совет мәктәп­ләре ачыла. Белем бирү өчен мәктәп бинасы булмаганлыктан, сәүдәгәрләр һәм бай йортларыннан файдаланганнар. 1922 елда Шәмәрдән бистәсендә кечкенә генә йортта урнашкан мәктәптә беренче кыңгырау шалтырый. Беренче укытучылары – Константин Яковлев. 1924 елда балалар аз булу сәбәпле, мәктәп ябылып, кабаттан 1928 елда гына ачыла.

    undefined

    1934 елда инде параллель класслар булдырылып, мәктәп җидееллыкка күчә.1925 елда Байлар Сабасы авылында, агачтан тулы булмаган урта мәктәп бинасы салынып бетә. Мәктәпне 7 ноябрьдә ачалар һәм аңа Октябрьнең Vlll еллыгы исеме бирелә. Мәктәп бинасы хәзерге Совет урамының 55 йорт урынында урнашкан булган. Шул елларда Мамадыш кантоны мәгариф бүлеге Саба җидееллык мәк­тәбен укытучылар бе­лән тәэмин итү өчен әзер­лекле кадрлар җи­бәрә. Мамадыш кантоны Шәмәк авылында туып-үскән Фәрукъ Билаловны директор итеп раслый. 1932 елда Байлар Сабасында башлангыч терәк мәктәп салына (хәзерге Тукай урамындагы 108нче йорт урынында). Аның беренче мөдире Иван Ильич Ильин була. 1932 елда мәктәп бинасы Совет урамы башына күчерелә һәм анда ШКМ (колхоз яшьләре мәктәбе) оештырыла. Аның директоры Әхмәт Мостафин була.1931 ел­ның 10 июнендә Сабада рабфак ачыла, анда 30 кеше җыела. Биредә үк агротехник түгәрәкләр эшли, аларда 52 кеше хезмәт куя.1933-34 уку елында Сабадан һәм күрше авыллардан килгән укучылардан тәүге тапкыр V-Vl-Vll класслар оештырыла. Бу елларда Саба мәктәбендә Госман Бикташев җитәкчелек итә. Урта мәктәп буларак беренче чыгарылыш 1938-1939 уку елында була. Бу елны X классны 22 егет һәм кыз тәмамлый. 1942-1943 уку елында мәгариф бүлегенә караган 60 башлангыч мәктәп, 11 тулы булмаган урта мәктәп һәм 2 урта мәктәп булган. Сугыштан соң Саба урта мәктәбенең беренче чыгарылышы 1948 ел­да була. 1962-1963 уку елында 500 укытучы тулы өлгереш биргән булса, икенче уку елында аларның саны 932гә җиткән. Иң күп укучылар контингенты 1977-1978уку елына туры килә. Бу чорда 1221 бала белем алган (шулардан 300 бала интернатта торган).1980 елда район балалар бакчасына 1660 бала йөргән, район буенча 31 балалар бакчасы булган. 1996 елда балалар бакчасы 48гә, анда тәрбияләнүче балалар саны 2112гә җиткән. Бүгенге көндә Саба аграр көллияте статусы белән аталучы авыл хуҗалыгы бел­гечләре әзерләүче бердәнбер уку йортына да нәкъ менә шушы 1980 елда нигез салына. 1980-1984 уку елларында 875 укучы училище тәмамлый. 1938 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр 13 мәгариф бүлеге мөдире эшләгән. Иван Ильин (1938 ел, ноябрь), Гайсә Усманов (1940 ел, 26гыйнвар), Ксения Ибытаева (1942 ел, 10 сентябрь), Девятвяров (1942 ел, 8 сентябрь), Петров (1943 ел, 12 июль), Федор Степанов (1944 ел), Егоров (1954 ел, июль), Гасыйм Йосыпов (1956 ел, 15 июнь), Әнвәр Садыйков (1964 ел, 2 июль), Н.Г.Гайнуллин (1965 ел, 1 февраль), Халит Сабиров (1967 елдан), Хәйдәр Хисанов (1977 ел, 10 май – 1 март, 1989 ел), Шамил Зиннуров (1989 ел 1 март – 2010). 2010 елдан район мә­гариф идарәсе начальнигы булып Илфат Шакиров эшли.

     Бүгенге көндә районда 11 урта, 6 төп, 1 башлангыч мәктәп-филиал, 1 гимназия, 1лицей, 1кадет интернат - мәктәбе, 1сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үз­ләштерүче интернат-мәк­тәп, Кызыл-Ми­шә­дә һәм Курсабаш­та сә­ламәтлек мөмкин­лек­ләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат, 1 аграр көллият эшли. 2019-2020 уку елында мәктәпләрдә барлыгы 3758 бала белем һәм тәрбия алды. 124 укучы 11 сыйныфны тәмамлады. 9 сыйныфны тәмамлаучылар саны - 346. Районыбызда 46 балалар бакчасы, шул исәптән, 7 филиал эшли. Аларда 2315 бала тәрбияләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: