Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Районыбызда дин торышы

Узган гасырның 20 еллар аза­гы - 30 еллар башы Сталин директивасы нигезендә мәчетләр, мәдрәсәләр гамәл­дән чыгарылып, дин әһелләре репрессияләнә башладылар.­ Күп мәчетләрнең манара­ла­ры киселеп, биналары төрле мак­сатларда файдаланды­ (мәк­тәп, китапханә, склад һәм башкалар). Ә кайберләре сүтелеп, утынга, кирпеч-таш мәчетләрдән чыккан материаллар башка корылмалар төзүгә тотылдылар.

Манаралары ки­селмичә сакланып калган ике мәчет бар. Шуларның берсе-Явлаштау мәчете бүгенге көндә дә яңартылып эшләп килә.Икенчесе-Югары Симет авылы мәчете манарасын саклап кала алды, әмма 1970 елларда ул да тузып җимерелде. Сабада 4 мәхәллә булып, 1 мәчет бинасы гына исән калды. Дин әһелләре сөрелделәр, кайберләре башка эшкә урнашып исән калдылар. Районда 5 дистәләп мәчетнең һәм мәхәлләнең язмышлары шулай тәмамландылар. 1980 ел­лар азагы-90нчы еллар башында дәүләт тарафыннан дин иреге бирелгәч, авылларда һәм район үзәге-Сабада элекеге мәчетләр торгызыла, яңалары тәзелә башлый. 1988 елда Көек авылында, 1995 елда Татар Икшермәсендә, Сабада кабат мәчетләр торгызыла, аларга имам-хатыйплар сайлап куела. Хәзерге вакытта Саба районында 58 мәчет эшли, ике мәчет төзелеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев