Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Социаль яклау – игътибарда

Тормыш авырлыкларына дучар булганнарга төрлечә ярдәм күрсәтү районда киң җәелдерелгән. Социаль өлкә бик күп башлангычларны үз эченә ала. Төрле пособиеләр түләү, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга, авыруларны тернәкләндерүгә, ятимнәргә, инвалидларга, картларга ярдәм итүгә юнәлтелгән оешмалар халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. Социаль яклау бүлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре - Лесхоз картлар-инвалидлар, “Югары-Утар балалар йорты-интернаты”, Иске Икшермә “Тургай” приюты, Шәмәрдән социаль тернәкләндерү бүлегенең дә районыбыз тарихында үз эзе бар.

2005 ел азагында республика матди ярдәм үзәгенең Саба муниципаль районындагы 36нчы бүлекчәсе оештырыла. Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны үзенә сыендырган “Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты” 1962 елда ачыла. 1962-1968 елларда оешманы Григорий Фадеев, Евдокия Фадеевалар җитәкли. 1969 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр җитәкчелек эшен Имаметдин Гәрәй улы Гәрәев башкара. Байлар Сабасында 1994 елның ноябрендә картлар йорты да ачылган иде. Анда 25 әби-бабай тәрбияләнде. Өлкәннәрне урнаштыру өчен урын җитмәү сәбәпле, 1995 елда Завод-Нырты авылында 25 урынлы картлар йорты филиалы ачыла. Уңайлыклар булмау сәбәпле, алга таба заман таләпләренә туры килгән яңа картлар йорты ачу бурычы килеп туа. 2000 елның маенда Нургали Миннехановның инициативасы белән ялгыз калган өлкәннәргә ярдәм итү йөзеннән, Лесхоз бистәсендә өлкәннәр йортына нигез салына. Кыска гына вакыт эчендә 2002 елның 25 декабрендә бөтен уңайлыклары булган картлар йорты сафка баса. Хәзерге көндә картлар йортында 80 кеше тәрбияләнә, аларга 46 кеше хезмәт күрсәтә. 2003 елның 27 августында Саба районы Иске Икшермә авылы җирлегендә “Тургай” балалар приюты ачыла. Балалар столяр, сәнгать, иҗади һәм тегү остаханәләрендә эшли, алар агач, столяр эше, тегү сәнгате һәм хуҗалыкта кирәкле төрле әйберләрне эшләп чыгарырга өйрәнәләр. Спорт белән кызыксындыру, сәламәтлекләрен сакларга өйрәтү максатыннан стадион, балалар хезмәткә күнегеп үссен, эш төрләрен өйрәнсен өчен зур яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы бар.

 «Балкыш» халыкка комп­лекслы социаль хезмәт күр­сәтү үзәге ашыгыч социаль хезмәт күрсәтү, өйдә социаль-медицина хезмәте күрсәтү, өйдә социаль хезмәт күрсәтү, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләрен үз эченә ала. 2005 елда үзәкнең бишенче бүлеге – Шәмәрдән үзәк участок хастаханәсе бинасында 25 койкага исәпләнгән социаль тернәкләндерү бүлекчәсе ачыла. Бүлекчә 2018 елның декабренә кадәр уңышлы эшләде. Шушы вакыт эчендә барлыгы 7534 өлкән һәм инвалид кеше сәламәтлеген ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев