Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Спорт тарихы...

Район оешкан чорда физ­культура-спорт эше гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәм оешмаларында алып барыла. Ул нигездә ГТО нормативларын әзерләүдә һәм тапшыруда (1931 елгы “СССРның хезмәт һәм оборонасына әзер”), шулай ук массакүләм укыту һәм «Ворошилов укчысы» билгесенә ату нормаларын тапшыруда чагыла. Бөек Ватан сугышы елларында исә халык башлангыч хәрби әзерлек чаралары белән мәшгуль була. 1950-1960 елларда Сабаның мәктәп урамында футбол кыры белән стадион булдырыла (“Шатлык” балалар бакчасы янәшәсендә).

Шундый ук стадион Шәмәрдәндә ачыла. 1960-1970 елларда мәгариф учреждениеләрендә физкультура-спорт эше тагын да җанлана. Район Советы башкарма комитетында физик культура һәм спорт комитеты рәисе штаты кертелә. 1962 елдан Хәмит Хуҗин рәислегендә «Уңыш» ДСО район советы актив эшли башлый. 1970 елда район командасы тарихта беренче тапкыр ТАССРның милли көрәш буенча «Көрәш» ДСО кубогын ота. Шулай ук Алабуга шәһәрендә волейбол буенча ТАССР беренчелегендә Саба урта мәктәбенең физкультура укытучысы Ильяс Фәтхетдинов җитәкчелегендәге команда 1 урынга чыга. Район чаңгычылары республика дәрәҗәсендә җитди уңышларга ирешәләр. 1970-1980 елларда районның спорт тормышы сизелерлек җанлана. Саба районында югары белемле белгечләр эшли башлый. 1975 елда беренче булып Казан Дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлаган Рә­шит Кәримов билгеләнә. ГТО нормаларын тапшыру буенча республика ярышларында район спортчылары җиңел атлетика, милли көрәш, өстәл теннисы һәм башка төрләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. 1986 елда алкалы хоккей буенча «Алтын алка» клубы призына Шекше авылы командасы уртача яшь төркемдә республика чемпионнары булып таныла. Район спортчылары җиңел атлетика буенча ТАССР чемпионаты һәм башка төр ярышларда призерлар булалар.

2000 елда район тарихында беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачыла. 1990 елда балалар-яшүсмерләр физик әзерлек клубы (ДЮКФП) оеша, ул районда мәктәп спортының оештыру үзәгенә әверелә. 2000-2010 елларда районда массакүләм физик культура һәм спорт үсешенең кискен күтәрелүе башлана. Районның иң яхшы спортчылары республика һәм Россия ярышларында җиңү яулыйлар. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта. Спорт объектларын актив төзү башлана. 2002 елда Сабада «Спорт комплексы» файдалануга тапшырыла. 2004 елда Лесхозда «Нарат» боз сарае төзелә. 2008 елда район үзәгендә «Саба» йөзү бассейны эшли башлый. 2010 елда «Олимп» стадионы, 2014 елда «Сабантуй» спорт мәктәбе һәм 2015 елда «Сабантуй» ат спорты комплексы ачыла. 2019 елда файдалануга тапшырылган «САБА-АРЕНА» спорт үзәгендә бадминтон, фехтование, өстәл теннисы, шахмат кебек төрләр үсеш ала. Районда югары дәрәҗәдәге ярышлар күп уздырыла. Бу стендка ату буенча Россия кубогы, картинг буенча Идел буе һәм Урал федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге, өстәл теннисы буенча бөтенроссия шәхси-команда ярышлары, кышкы триатлон буенча Россия кубогы һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев