Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Утлы-сулы тормыш Сабадан башланган

Район оештырылганчы һәм аннан соң да халык байтак еллар чишмә-кое суы эчкән, яшәү урынын чыра, керосин лампасы белән яктырткан. Үзгәрешләр 50нче елларда гына башлана. Дөрес, Сабаның үзенә электр иртәрәк үтеп керә.

undefinedИлленче елларда З.Йосыпов урамы шундый хәлдә булган

Бу вакыйганы 1934 елда Саба урта мәктәбендә укыган Саҗидә Ракова менә ничек тасвирлый: "Февраль аенда (әллә март булдымы икән) электр уты кабынасын иртән үк әйтеп куйдылар. Кичне зарыгып көттек. Ул чакта берәүнең дә электр уты күргәне юк, ничек була икән, дип һәркем кызыксына. Берзаман "ура!" кычкырып коридорда ут януын хәбәр иттеләр. Һәркемнең шат йөзе бүгенгедәй хәтердә. Соңыннан электрны класс бүлмәләренә дә кертә башладылар". (С.Ракованың 1969 елда язылган истәлеге мәктәп музеенда саклана). 1956 елда Сабада коммуналь хуҗалык оештырыла. Хуҗалыкларга су бирү өчен нибары 25 тонналы бер чан файдаланыла, электр энергиясе дә төнге сәгать 12гә кадәр генә бирелә. Ике мунча атнага ике көн елгадан су ташып, утын ягып җылытылган. 1963-1965 елларда чит илдән 200-400 кВт егәрлекле электр станциясе кайтарыла. 1966 ел күпләр күңеленә районыбыз авылларын дәүләт электр челтәренә тоташтыру, электр энергиясен халык хуҗалыгында киң куллана башлау елы буларак тирән уелып калган. Шул елларда Закир Йосыпов урамында парк ачыла һәм урамнарга тротуар түшәлә. Су башнялары 1974 елда куела, гомуми мунча халыкка 1996 елда хезмәт күрсәтә башлый. Хәзер Саба буенча шәхси хуҗалыкларның 31 проценты үзәк канализация челтәренә тоташкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев