Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Якташыбыз котлый!

Айрат Вәлиев, техник фәннәр докторы, профессор, Казан дәүләт аграр университеты ректоры (Көек авылында туган).

Хөрмәтле Рәис Нургалиевич, хөрмәтле якташлар!

Сезне Саба муниципаль районының 90 еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм көненә, безнең район озын тарихи юл узып якынлашты. Безнең ата-бабаларыбызның күп буыннары һәм бүгенге көндә районда хезмәт куючылар үзләренең иҗади эшләре белән Саба районын Татарстан Республикасында гына түгел, ә аның чикләреннән ерак, шул исәптән чит илләрдә дә дан казандырдылар.

Бүген без хаклы рәвештә туган районыбызның данлыклы тарихы, аның икътисадый һәм социаль-мәдәни үсеше, күркәм традицияләре, туган районыбызның, респуб­ликабызның һәм илебезнең хәрби һәм хезмәт җиңүләре елъязмасына якты битләр язган якташларыбызның исем­нәре белән горурлана алабыз. Районыбызның чәчәк атуы хакында аның территориясендә алып барыла торган күп санлы социаль һәм башка объектларны актив төзү, агросәнәгать комплексының республика күләмендә беренче урыннарда булуы, район җирлегендә масштаблы төзекләндерү программалары эшләп килүе, кече һәм урта бизнесның уңышлы үсеше һәм башка фактлар сөйлиләр. Моннан башка, районда татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклап калу һәм дәвам итү бурычы да лаеклы үтәлә.

Мин үземнең кече ватаным белән горурланам, чөнки нәкъ менә аңа булган мәхәббәт миңа яшәргә көч бирә һәм аннан читтә булганда да, хезмәт итәргә, яңа проектларны гамәлгә ашырырга, яңа уңышларга ирешергә ярдәм итә.

Шушы зур юбилей уңаеннан, барлык якташларыбызга чын күңелдән бәхет, сә­ла­мәтлек һәм иминлек, зур һәм кече эшләрдә уңышлар, иртәгесе көнгә ышаныч телим! Ә безнең районыбызга – бәхетле киләчәк, яңа җиңүләр һәм казанышлар, алга таба үсеш һәм чәчәк ату!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев