Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

«Җиңел пар» – теләгәнеңне кил дә ал! [фоторепортаж]

Әлеге кибетнең исеме үк күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә, ә бина эченә узуга хуш-исләрдән, матурлыктан хозурланасың.

     Исеменең тылсымлы кө­чеме, әллә һәр кулланучының теләк-омтылышларына якын килеп эшләгәнгәдерме, узган елның февраль аенда гына ачылган «Җиңел пар» кибете тиз арада клиентларын табып, сәүдә базарында үз урынын булдырды. Бер­туган Илназ һәм Булат Вакказовларның моңа кадәр дә эшмәкәрлектә тәҗрибәләре булып, алар ачкан «Кәеф-бар», «Чәйханә» кафелары райондашларыбызның яраткан ял итү урыннарына әйләнде.

               

«Мин 2016 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, ерак араларга йөк ташу хезмәте күрсәттем. Бервакыт мунчада утырганда үзебезгә дә мунча кирәк-яраклары сатыла торган кибет ачу идеясе туды. Үзем төрле шифалы үләннәр төнәтеп озаклап мунча керергә яратам. Ул яктан хыялыйрак кешемен. Сабада әлегә мондый юнәлештә кибет булмавын истә тотып, абыем Илназ белән планнарны гамәлгә ашыра башладык. Башта мунча кирәк-яракларын сатып алып эшләдек, хәзер үзебездә җитештерәбез», – дип сөйли Булат Вакказов.

Эшмәкәрлектә бер урында гына тору мөмкин түгеллеген яхшы белгән егетләр тиз арада җитештерүчәнлекне җәелдерергә омтылалар. Бүген биредә төрле размердагы югары сыйфатлы мунча мичләре, юкә агачыннан ишекләр, атынгыч урындыклар, гомумән, мунча өчен барлык кирәк-яраклар ясала. Үлчәмнәрне үзләре килеп алып, һәр эшләнмә клиент теләге буенча башкарыла. Кибеттән 10 мең сумлык товар алган очракта Саба эчендә бушка китереп бирү дә каралган. Мунча мичләренә заказлар күрше республикалардан да алына, бу бәяләрнең кулай булуының бер дәлиле. Быелдан егетләр эшчәнлекләрен тагын да киңәйтеп, заказга мунчалар төзү эшенә дә керешкәннәр. Инде «Җиңел пар»га заказ биреп 75ләп хуҗа яңа мунчалы булган. Булат әйтүенчә, 4х3 метр үлчәмдәге каркаслы мунча төзү 370-400 мең сумга төшә.

«Клиент мунча төзеләчәк урынны гына күрсәтә, проект белән килешенеп, фундаментыннан башлап, куллануга әзер булганчы бөтен эшне үзебез башкарабыз. Бер материал артыннан да йөрисе юк. Мунчаларны төрле размерда, шулай ук кыйммәтле агач материалларыннан да (термик эшкәртү үткән юкә, альха, карагай, усак агачлары массивлары) эшлибез», – ди Булат.

Камилләшүнең чиге юк, кибеттә сатучы булып эшләүче тормыш иптәше Әдилә һәм Булат Вакказовлар август аенда Мәскәүдә заманча мунчалар төзү буенча махсус укуларда булачаклар. Шулай ук «Җиңел пар» кибетен башкалабызда һәм башка төбәкләрдә дә ачу планлаштырыла. Хәзерге заманда мунчаның юыну гына түгел, күңел ачу урынына да әйләнеп баруы билгеле. Шуңа да заманча мөмкинлекләре, уңайлылыклары булган­ мунчаларга сорау зур. «Җиңел пар» егетләре нәкъ менә шушы таләпләргә туры китереп, сыйфатны алгы планга куеп эшләргә омтылалар.

«Мунча бренды 1-2 ел элек кенә керә башлады. Халык иң беренче өй түгел, мунча салуга кереште. Без бу эшне нәкъ вакытында башлап, халык белән бер дулкында барабыз дип уйлыйм. Алга барырга, тәвәккәлләргә, үз юлыңны сала белергә генә кирәк», – ди ул.

Үз исе­меңне таныту өчен 5-6 ел эшләргә кирәклеген дә яшерми Булат. Аннан исем сиңа файдага эшли башлый. Шуны яхшы аңлап, егетләр Сабантуйларда, авыл көннәрендә, спорт ярышларында, гомумән күп чараларда иганәчелек ярдәмнәре күрсәтәләр. Бу беренчедән, игелекле гамәл булса, шул ук вакытта эшмәкәрлектә үсешкә ирешүдә дә отышлы алым.

«Бертуганым белән эшләү бик уңай. Кайвакыт бәхәсләшеп алабыз да, шунда ук уртак фикергә киләбез. Абый белгечлеге буенча икътисадчы, мин КХТИны тәмамладым. Шуңа да беребез санарга, икенчебез гамәлгә ашырырга яратабыз. Алга таба да җитештерүнең юнәлешләрен арттырырга ниятлибез: 1 августта пенсия идарәсе янындагы бинада кондитер әйберләре кибете ачылды. Редакция каршында төзелгән бинаның икенче катында әлегә ремонт эшләре бара, анда Казан дәрәҗәсендәге ресторан булачак», – ди Булат Вакказов. «Барысын да колачлау кыен түгелме?» дигән соравыма: «Кыен түгел, йокы гына азрак тия», – дип елмайды әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев