Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

«МатуРай» матурлык өләшә

Кечкенәдән «Барби» курчакларының чәчләрен ясап, бизәндереп, матур күлмәкләр тегеп кидерткән Алинә Гыйлемханованың балачак мавыгуы үсә төшкәч тә сүрелми.

      Кулда төпле белемең булсын, дип тәрбияләнгән кыз 11сыйныфны тәмамлаганнан соң Казан аграр университетында икътисадчы-бухгалтер белгечлеге ала.  Әмма студент чагында да кечкенәдән килгән мавыгуы һич күңеленә тынычлык бирми. Балачактан тырышлык, үз көчеңә ышану сыйфатлары белән аерылып торган кыз укудан тыш вакытында акча эшләп, өстәмә чәчтараш һөнәрен үзләштерә. Шунда ук бер матурлык салонына эшкә урнашып, әлеге өлкәдә тәҗрибә туплый. Диплом алып кайтканнан соң «Сабыагрохим» җәмгыятендә бухгалтер буларак үзен сынап карый. Үз һөнәрен яхшы белгән, нык әзерлекле белгеч булса да, әлеге эшнең аныкы түгеллеген тиз аңлый ул.

"Озакламый күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашырырга булдым. Әнием, абыйларым, энемнең булышлыгы белән шушы салонны булдырдык. Миңа теләктәшлек белдереп, башлангычымны хуплаганнары, ярдәм кулы сузганнары өчен якыннарыма бик зур рәхмәтлемен», – ди Алинә.

     2018 елның февралендә «Матурай» исеме астында ачылган салон тиз арада шулай зур аудиторияне җәлеп итәр дип күз алдына да китерми ул. Башта ярты ел клиентларга берүзе хезмәт күрсәтә, үзенең генә көче җитмәслеген аңлагач, командасына махсус белемле кызлар туплауга керешә. Бүгенге көндә әлеге салон йөзләгән клиентның яраткан урынына әверелеп, "Матурай"да үз эшләрен яхшы белгән осталар кулы белән чәчтараш, керфекләр үстерү, макияж, прическа, маникюр, косметология, каш ясау һәм башка хезмәтләр күрсәтелә. Бәйрәм алларыннан көненә 50 ләп кеше чәчтарашка, 10лап кеше визажистка кабул ителә. 

"Дөресен әйтим, салон шулай тиз арада үз клиентларын табар дип уйламадым. Бинаны төзегәндә төрле фикер әйтүчеләр, чәчтарашларның адым саен икәнлеген искә төшерүчеләр дә булды. Әмма мин ниятемнән тайпылмадым. Аллаһы Тәгалә юлыма үзләренең осталары булган кызлар – Алсу, Фәридә, Алия, Гөлфия, Гүзәлне чыгарды.  Менә өч ел инде бер гаилә булып тупланып, уртак максат-омтылышлар белән хезмәт күрсәтәбез. Әмма матурлык салонында үзең эшләмәсәң– анда эш бармый. Монысы язылмаган кагыйдә.  Чөнки клиентлар арасында бары тик сиңа дип атап килүчеләр була. Әгәр кеше үз эшен ихластан ярата икән, ул аннан аерылмый. Ә мин үз эшемне бик нык яратам", – ди салонның хуҗабикәсе Алинә Гыйлемханова.

 

     Алинә фикеренчә, һәр эштә лаеклы конкуренция булырга тиеш. Чөнки ул үсешкә илһам бирә. Һәр мастерның үз клиенты бар. Аларның һәрберсен матур итеп каршы алып, тиешенчә хезмәт күрсәтергә генә кирәк. Шулай ук кешегә карата яхшы мөгамәләнең бер заманда да искерми торган кыйммәт булуын Алинә дә, аның кул астында эшләүче кызлар да яхшы белә.

"Кешегә иң беренче ягымлы мөнәсәбәт күрсәтергә кирәк, һәркем матур мөгамәләгә тартыла. Төксе йөз белән каршы алып, клиентка шәхси проблемаңны кыяфәтең белән күрсәтүнең бер файдасы да юк", – ди ул.

     Шуңа да "Матурай"дан һәркем күңел күтәренкелеге белән китә. Биредә ял, бәйрәм көннәре дә гадәти эш көне санала, атнаның җиде көнендә дә иртәнге 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр клиентларны кабул итәләр. Туйлар алдыннан кәләшләрне матурлау өчен төн йокылары белән дә исәпләшмиләр.

     Алинә фикеренчә, кеше бер генә белгечлек алып, шуның белән генә чикләнеп калырга тиеш түгел. Үзеңне таба белергә, күңеленә ни ошый, шуның белән шөгыльләнергә кирәк.  Күптән түгел генә гаиләле булып, әлегә атнаның бер өлешен Казан шәһәрендә уздырса да, киләчәктә  яшь гаилә Сабада төпләнергә ниятли.

"Мин Сабамны бик яратам, районым белән горурланып яшим. Ирем дә бу якларны яратты, үз итте. Район башлыгы Рәис Миңнехановка эшмәкәрләргә үз шөгыльләрен булдырырга мөмкинлек биргәне, гомумән, бөтен уңайлылыклары булган төбәктә яшәткәне өчен зур рәхмәт. Киләчәктә дә салоныбыз районыбызга озак еллар хезмәт итеп, тагын да күбрәк кешеләрнең рәхмәт сүзләрен ишетергә язсын иде. Шушы кечкенә генә бинада алты кызның күпме кешегә хезмәт күрсәтә алуыбызга без бик шатбыз", ди Алинә Гыйлемханова.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев