Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Җәй төзелешләр белән матур [+фоторепортаж]

“Игенче” җәмгыятендә дә эш­нең кайнаган чагы – бүгенге көндә хуҗалыкның Өтернәс сөтчелек комплексының 450 баш терлеккә исәпләнгән торак төзелеше бара.

Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, хуҗалыкларда ремонт, төзелеш эшләре дә дәвам итә. Көтеп алган җәйнең дә яртысы узып бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә елның бу фасылыннан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша.

“Игенче” җәмгыятендә дә эш­нең кайнаган чагы – бүгенге көндә хуҗалыкның Өтернәс сөтчелек комплексының 450 баш терлеккә исәпләнгән торак төзелеше бара. Җәмгыять җитәкчесе Алмаз Зарипов әйтүенчә, бу күләмле эшкә февраль аенда ук тотынганнар. “200 башка исәпләнгән иске торакны сүттек, шул урынга 16 мең кубометр балчык ташып, җирне тигезләдек. Бүгенге көндә торакның тимер корылмалары утыртылды, хәзер инде идән җәю, стенасын кору, түбә ябу кебек эшләрен башкарасы бар. Биредә 8 кешелек бригада хезмәт куя”, – ди җитәкче. Әлегә бу төзелешкә 13,6 миллион сум акча тотылган. Барысы да хуҗалык исәбенә башкарыла.

Эзмә бүлекчәсенең амбар биләмәсендәге иске складлар сүтелеп, җирен күтәртеп, 3000 тонна симәнә салырга исәпләнгән яңа склад булдырылган. Яңасы зур, иркен, идәненә асфальт түшәлгән. "Атна-ун көннән эше төгәлләнә",- ди Алмаз Зарипов.

Шулай ук булган сенаж чокырларын зурайту һәм 4 мең тонна сыйдырышлы итеп яңаларын булдыру буенча да эш алып барыла.

Җәйге чорда әһәмиятле эшләрнең тагын берсе – юллар төзелеше. Эзмә ягының техника паркы, амбар биләмәсенең керү-чыгу юллары да нигезе ныгытылып, вак таш белән түшәлгән. Шекше бүлекчәсендә дә парк, амбар биләмәсе, басуга төшә торган юллар эшләнелгән. Гомумән алганда, хуҗалыкта барлыгы 1 млн сумлык вак таш, 5 млн сумлык асфальт салынган. Бүгенге көндә Шекше бүлекчәсендә ашлык склады да төзелеп килә. Барлык төзелеш эшләрендә “Игенче”ләрдән тыш, читтән килгән 5 төзүчеләр бригадасы хезмәт куя.

Шулай ук әлеге масштаблы эшләрне башкаруны “Игенче” хезмәткәрләре – автокранда эшләүчеләр Ленар Зарипов һәм Илшат Гомәрәв, КамАЗ-манипуляторда – Илнар Дәүләтшин, экскаваторда – Васил Сибгатуллин, JCW-төягечтә – Инсаф Рамазанов һәм Радик Мамурзаев, К-702 тракторында – Ришат Тимергалиев, Т-150 тракторын егәрләүче Илһам Галиев, тягач КамАЗда эшләүче Руслан Николаев, КамАЗ-миксер шоферы Азат Галимов кебек фидакарьләр хезмәтеннән тыш күз алдына да китереп булмый.

“Хуҗалыкта һәркем ел әйләнә хезмәттә. Хезмәтчәннәребез игенчелекне үстерүгә, ил табынын баетуга да өлгерәләр, шул ук вакытта хуҗалыкта ремонт-төзелеш эшләре дә туктап тормый.  Менә шундый куәтле, заманча техникалар, ә аларда эш рәтен белгән, тырыш, уңган эшчеләр хезмәт куйганда, нәтиҗәләр тагын да сөендерер”, – ди җитәкче Алмаз Зарипов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев