Гөрләп узды Сабантуйлары!
Бәйрәм ерак араларны якын итеп кайткан райондашларны, барлык буын вәкилләрен берләштерде
Бәйрәмгә чыгасы кеше беренче булып нәрсәне кайгырта? Әлбәттә, иртүк торуга болдырга чыгып һава торышын карый. Көн ничек икән, җылымы, өстән явып тормыймы? Саба Сабантуенда ел да яңгыр яумыйча калганы юк. Быел да иртә баштан сибәләп торган җилле яңгыр бераз кәефләрне төшерде. Әмма бу табигатьнең бәйрәм алдыннан гүя “госелләнеп” алуы иде, бераздан күктә ялтырап кояш чыкты, яңгырдан соң яшеллекнең дә төсе җетерәк күренә башлады, ә һавасы сулап туйгысыз саф һәм чиста иде. Бәйрәм буласы урман янәшәсендәге мәйданга кунаклар агылды, халык өчен район үзәгеннән өзлексез автобуслар йөреп торды.

Гадәттәгечә, Сабантуйга килүчеләрне керә-керешкә районыбыз оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр әзерләгән күргәзмәлекләр һәм сәүдә рәтләре каршы алды, фольклор коллективлар җыр-моң белән сәламләде. Төп мәйдандагы бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр, район сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль-хореографик күренеше белән башланып китте. Мәйданга чыккан 300гә якын биюче катнашында милли бәйрәмебезнең барлык матур бизәкләре ачылды. Сабантуйга әзерләнү, бирнә җыю, ризык әзерләү, кунакларны каршы алу кебек күңелле мәшәкатьләр тамашаның төп геройлары – әби белән бабай образлары аша ачылды. Чыгышларда Татарстанда Г.Тукай һәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елы темасы да чагылыш тапты, милли биюләр күрсәтелде. Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовның хәер-фатихасы яңгыраганнан соң, бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләде. “Сезне чын күңелдән татар халкының иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй белән тәбрик итәм! Елдагыча, быел да без әлеге бәйрәмне матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршы алабыз. Районыбызның һәр тармагында да уңышлар бар, күп күрсәткечләр буенча алдынгылар сафында атлыйбыз. Бу – районыбыз халкының уртак тырышлыгы, бердәм хезмәте нәтиҗәсе. Шуңа күрә һәркайсыгызга намуслы хезмәтегез, җаваплылыгыгыз һәм районыбыз үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сабантуй белән башланган матур җәй һәр йортка шатлык, иминлек һәм бәрәкәт алып килсен” дип, Рәис Нургали улы милли бәйрәмебезгә старт бирде.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сабалыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй тәбрикләвен җиткерде.
Бәйрәмнең тагын бер тантаналы Сабантуй әләмен күтәрү өлешеннән соң (әлеге мәртәбәле миссияне быелгы сабан батыры, “Нырты” җәмгыяте механизаторы Фәнил Муллахмәтов һәм узган елгы көрәш батыры Рифат Ахунҗанов үтәде) мәйданга кыр батырлары чакырылды. Фәнил Муллахмәтов сабан батырлары исеменнән район башлыгына хөрмәтнең иң югары билгесе – ипи-тоз тапшырды, ә “Кыр батыры”ның үзенә тәкә бүләк иттеләр.

Алга таба Рәис Миңнеханов, Марат Сафиуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин кыр батырларын тәбрикләп уздылар. Менә алар ил табынын баетучы, табыннарыбызда күпереп пешкән хуш исле икмәк булсынга алны-ялны белми хезмәт куючылар: Илдар Җәләлетдинов, Рәсим Гарипов ("Туган як" җәмгыятенең Шыңар һәм Оет бригадалары), Рәнис Гыйматов, Сәлим Сираҗиев (“Игенче җәмгыятенең Эзмә һәм Шекше бүлекчәләре), Гомәр Нуретдинов, Илмир Мөхлисов ("Юлбат" җәмгыятенең Юлбат һәм Килдебәк бүлекчәләре), Айнур Хәбибуллин ("Шытсу" җәмгыяте), Язнур Нәҗмиев, Рөстәм Газизҗанов, Хәлил Имамиев (“Саба” җәмгыятенең Айдар, Нырсы һәм Урта Саба бүлекчәләре), Миннеәхмәт Фәләхов (“Көек” җәмгыяте), Рәмис Әхмәтҗанов ("Курсабаш" җәмгыяте), Альберт Хәннанов (Әхмәтов Р.Г. крестьян (фермер) хуҗалыгы), Илдар Вәлиев, Рафис Әһлиев, Рөстәм Гатиатуллин, Раушан Халиков, Ленар Сибагатов, Айнур Газизҗанов (“Саба җәмгыятенең "Сатыш", "Явлаштау", "Кибәче", "Мичән", "Тимершык" бүлекчәләре), Зиннур Миннегулов ("Нырты" җәмгыятенең Арташ бригадасы), Нәфис Шакиров (Мөхәммәтшин З.З. крестьян (фермер) хуҗалыгы), Фирденант Заһриев ("Симет" җәмгыяте), Айнур Галиев ("Әбде" җәмгыяте), Марат Галимуллин ("Мәртен" җәмгыяте), Марат Галимуллин, Рамил Миннебаев, Илсур Хафизов, Булат Габделхаков ("Саба" җәмгыятенең Питрәч, Шигали, Карабаян, Дубровка бригадалары). Быелгы уңышны да мул итеп үстереп, югалтуларсыз җыеп алырга язсын кыр батырларыбызга!

Аннары мәйданга Республикабызның дәүләт һәм районыбыз башлыгы бүләкләренә лаек булучы алдынгылар тәбрикләнде. Мактаулы исем алучылар исемлегендә хезмәттәшебез, журналист Фәридә Вилданованы да күрү- безнең коллективыбыз өчен зур горурлык һәм сөенеч булды! Фәридә Фәрит кызы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» мактаулы исеменә лаек булды. Алга таба Сабантуй мәйданында игенчелек һәм терлекчелек, сәнәгать, төзелеш тармагында, мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән “Үз һөнәренең остасы” исеменә лаек булган алдынгылар тәбрикләнде. Бүләк ияләренә һәм Сабантуй кунакларына Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров һәм Саба сандугачы Рисәнә Мостафина иң дәртле җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев