Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигъри дулкын

Челлә

Һавада болытлар Йөриләр кабарып. Бер түтәл алардан Су сорый ялварып. "Килегез бирегә, Сибегез миңа су. Гөлләрем көяләр, Яшибез, һай, тынчу. Сусадык, кибектек, Күкрәкләр чатныйлар. Бөреләнгән гөлләрем Чәчәкләр атмыйлар..." Чал болыт ишетеп Бу изге тавышны, Җыйнап бар дусларын Шул якка авышты. Вак иләк аша ул Су сипте гөлләргә. Тотынты чәчәкләр Уйнарга,...

Һавада болытлар

Йөриләр кабарып.

Бер түтәл алардан

Су сорый ялварып.

"Килегез бирегә,

Сибегез миңа су.

Гөлләрем көяләр,

Яшибез, һай, тынчу.

Сусадык, кибектек,

Күкрәкләр чатныйлар.

Бөреләнгән гөлләрем

Чәчәкләр атмыйлар..."

Чал болыт ишетеп

Бу изге тавышны,

Җыйнап бар дусларын

Шул якка авышты.

Вак иләк аша ул

Су сипте гөлләргә.

Тотынты чәчәкләр

Уйнарга, көләргә.

Куанды чал болыт -

Көлде: күк күкрәде.

Сөт төшеп түтәлнең

Күперде күкрәге.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев