Реклама
Таулар убыла җиргә - Упкыннары кала.
Елга корый, кибә,
Тирән яры кала.
Янгын уйный, яна,
Яна бөтен дала.
Үлән, чәчәк көя,
Тамырлары кала.
Көзге кояш төссез,
Гүя үксез бала.
Кошлар китә бездән,
Оялары кала.
Сулыгып үкси урман,
Карлы яңгыр ява.
Яфрак коела җиргә,
Ботаклары кала.
Җир бәхете өчен
Кеше башын сала.
Кеше үлә. Ләкин
Исеме, җыры кала.
Зөфәр Шәйхетдинов.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз